Аларның кайберләре сиңа маңгай күзе белән карыйлар, ләкин хакны күрмиләр, әйә син сукырларга хак юлны күрсәтә алырсыңмы? Гәрчә алар хак юлга күз салмый торган булсалар да. (43) Аллаһ кешеләргә берничек тә золым итмәс, ләкин Аллаһуга карышып, кешеләр үзләренә золым итәрләр. (44) Кешеләрне каберләрдән кубаргач, дөньяда көндез бер сәгать тә тормаган кеби булырлар, дөньядагы кеби үзара танышырлар. Терелеп, Аллаһуга юлыгуны инкяр иткән кешеләр тәхкыйк һәлак булдылар, алар туры юлга кәнелмәделәр. (45) Аларга вәгъдә кылган ґәзабларның бәгъзесен сиңа күрсәтсәк күрсәтербез, яки синең җаныңны алганнан соң ґәзаб кылырбыз. Аларның кайтачак җирләре безгәдер, соңра алар кылганның барчасын Аллаһ күрүче, җәзасын бирер. (46) Вә һәр кавемнең расүле бар, кыямәт көнне рәсүлләре килеп, аларның бөтен эшләреннән шәһадәт бирсә, араларында гаделлек белән хөкем булыр һәм савабны киметеп, яки гөнаһны арттырып, аларга золым итү булмас, ягъни үзләре белән нәрсә алып барсалар, җәзасы шул булыр. (47) Кәферләр көлеп әйтәләр: "Вәгъдә кылган кыямәт көнегез һәм ґәзабыгыз кайчан була? Әгәр дөрес сөйләүче булсагыз безгә әйтеп бирегез". (48) Әйт: "Мин үзем дә Аллаһ теләгеннән башка үземә файданы булдырырга һәм зарардан имин булырга кадир түгелмен. Барча кешеләргә дә Аллаһ хөкеменә кайту өчен билгеләнгән вакыт бар. Кайчан вакытлары җитсә, бер сәгать ашыгып килмәс вә бер сәгать соңга калмас. (49) Әйт: "Беләсезме, сезгә көндез яки кич Аллаһуның ґәзабы килсә, кәферләр ул ґәзабның кайсына ашыгырлар?" (50) "Әйә сез башыгызга ґәзаб килгәч кенә аңа ышанырсызмы? Менә хәзер иман китердегез, әмма ґәзаб килмәс борын мәсхәрә кылып, ул ґәзабның килүен ашыктыра идегез". (51) Соңра җәһәннәм сакчылары залимнәргә әйтте: "Мәңгелек ґәзабны татыгыз. Сез һичнәрсә өчен түгел, мәгәр үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз өчен ґәзаб кылынасыз". (52) Кәферләр синнән сорыйлар: "Бу Коръән хакмы?" Әйт: "Аллаһ белән ант итеп әйтәмен, бу Коръән, әлбәттә хак, сез Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз!" (53)