Дөньяда Аллаһуга гыйбадәт кылып, яхшылыкларны кылган кешеләргә ахирәттә яхшылык, җәннәт нигъмәтләре вә аннан да артыграк Аллаһу тәгаләнең диндарын күрү булыр, аларның йөзләрен һич карарлык капламас вә аларга һич хурлык ирешмәс. Җәннәт кешеләре әнә шулардыр, алар анда мәңге калырлар. (26) Әмма бозыклыкны кәсеп итүчеләр, ягъни имансыз, динсез булуны яки башка гөнаһларны кәсеп итүчеләр, аларга үзләренең бозыклыгы кеби җәһәннәм ґәзабы булачак, аларны төрле хурлыклар каплар, аларны Аллаһ ґәзабыннан саклаучы кеше булмас, аларны гүя караңгы кичнең бер кисеге каплаган кеби чырайлары кара булыр, утка керәсе кешеләр әнә шулар, алар анда мәңге калырлар. (27) Бер көнне һәммә кешеләрне каберләрдән кубарырбыз, соңра әйтербез: мөшрикләргә үзегез һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез урыныгызда гына торыгыз! Аларның араларында булган дуслыкны бетерегез, сынымнары әйтерләр: "Сез безгә гыйбадәт кылмадыгыз, безгә гыйбадәт кылыгыз дип без сезгә кушмадык", – дип. (28) "Сезнең белән безнең арада шаһит булырга Аллаһ җитә, тәхкыйк сезнең безгә гыйбадәт кылуыгыздан без гафил булдык", – диярләр. (29) Шул вакытта һәркем нинди эш кылган булса, һәммәсе ачыкланыр вә үзләренең хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар вә Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре югалыр. (30) Сорагыл: "Җир вә күк тарафыннан кем ризыкландыра? Яки хуҗа булып сезгә күз вә колакларны кем бирә? Дәхи үлектән терекне һәм теректән үлекне кем чыгара, кемнең көче җитә? Вә бөтен эшләр белән кем җитәкчелек итә? Алар әйтер: "Аллаһ". Әйт: "Шулай булгач Аллаһудан курыкмыйсызмы? Әлбәттә, куркыгыз!" (31) Ошбу эшләрне кылучы хак тәрбиячегез булган Аллаһ! Инде хакны ташлаганнан соң, адашудан башка нәрсә булыр? Әлбәттә, фәкать адашу булыр! Ничаклы каты киреләнәсез, хакны ташлап кайда бармакчы буласыз? (32) Аллаһ тәгаләнең хаклыгы дөресләнгән кеби, фасыйклар иман китермәсләр дигән сүз дә дөресләнде! (33)