Ий мөэминнәр! Үзегезгә якын кәферләр белән сугыш кылыгыз! Алар сездә куәт вә катылыкны тапсыннар өчен, вә белегез Аллаһ, әлбәттә, Аңа гөнаһлы булудан сакланучы кешеләр белән бергә. (123) Әгәр Коръәннән бер сүрә иңдерелсә, монафикъларның бәгъзеләре әйтәләр: "Бу сүрә кайсыгызның иманын арттырыр", – дип көләләр. Әмма Коръәнгә ышанган кешеләргә иманны арттыра, алар сүрә иңгәнгә шатланалар. (124) Әмма күңелләрендә бозык игътикад булу сәбәпле авыру күңелле монафикъларга кәфер өстенә кәферне арттырадыр, вә имансыз хәлләрендә үлеп тә китәләр. (125) Ул монафикълар белмиләрме, елда бер-ике мәртәбә алар фетнәләнәләр, ягъни эшләре ачыла, шулай да тәүбә итмиләр һәм вәгазьләнмиләр, гыйбрәтләнмиләр. (126) Коръәннән бер сүрә иңгәндә алар бер-берсенә карашалар вә әйтешерләр: кем дә булса сезне күрмиме? Ягъни мөселманнар безнең аларга каршы булган эшебезне белмәгән иделәр дип, һаман куркып яшәмәктәләр. Соңра алар Коръәннән дүнделәр, Аллаһ аларның күңелләрен хактан кайтарды, һичнәрсә аңламый торган кавем булганнары өчен. (127) Ий кешеләр, тәхкыйк сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһуга карышуыгыз аңар авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьледер. (128) Шуның соңында да иманнан вә Коръәннән баш тартсалар, син аларга әйт: "Миңа Аллаһ җитә, бит Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гына, Аңарга гына тәвәккәл кыламын вә Ул олугъ Ґәрешнең Раббысы". (129)