Алар гөнаһлардан тәүбә итәрләр, ихлас гыйбадәт кылырлар, һәрвакыт Аллаһуга хәмед әйтеп рузә тотарлар, рөкүгъ сәҗдә кылып намаз укырлар, яхшы эшләргә өндәрләр, бозык эшләрдән тыярлар. Вә Аллаһ хөкемнәрен сакларлар. Аллаһ сызган сызыктан тышкары чыкмаслар. Әнә шундый мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр! (112) Пәйгамбәргә вә мөэминнәргә, мөшрикләр, кәферләр вә динсезләргә Аллаһудан гафу сорап дога кылмак һич дөрес түгел, гәрчә алар ата-аналары вә башка кардәшләре булсалар да, аларның җәһәннәмгә керәчәкләре белән хәбәр бирелгәннән соң. Хәрәмнәрдән сакланмаган, фарызларны үтәмәгән кешеләр барысы да шул хөкемгә керәләр. (113) Әмма Ибраһим г-мнең мөшрик булган атасына истигъфар кылуы баштан истигъфар кылырга вәгъдә кылганы өчен генә иде. Атасының Аллаһ дошманы икәнлеге Ибраһимгә беленгәч, атасыннан вә аңа дога кылудан бизде. Тәхкыйк Ибраһим җәһәннәм ґәзабыннан куркып аһ-ваһ итүче вә шәфкать итүче юаш. (114) Аллаһу тәгалә бер каумне туры юлга салганнан соң аларны туры юлдан адаштырыр булмады, хәтта аларга нинди нәрсәләрдән сакланмак лязем иткәнне бәян иткәнгәчә. Ягъни кыйбла Бәйтүл-Мөкаддәстән авышканын бәян итеп аять килгәч, әтрафтагы мөселманнар, белмичә, һаман Бәйтүл-Мөкаддәскә карап намаз укыдылар, бу аять шундыйларның гафу ителәчәкләрен белдермәк өчен иңдерелде. Тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче. (115) Җир вә күкләр барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул үтерер вә тергезер, сезгә Аллаһудан башка хуҗа вә ярдәмче юк. (116) Тәхкыйк Аллаһ пәйгамбәрнең вә аңа ярдәм белән ияргән Мөһаҗирләрнең һәм ансарларның авыр сәгатьләрдә пәйгамбәргә ярдәм иткәннәре өчен һәр кимчелекләрен кичерде. Алардан бер таифәнең Тәбүк сугышына чыкмаска авышканнан соң, аларны да кичерде, чөнки алар күңелләрен яхшыртып, сугышка чыктылар, әлбәттә, Ул рәхимле вә шәфкатьле мөэмин бәндәләренә. (117)