Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәннәрдән ярышта әүвәл алга чыгучылар, ягъни Аллаһуга вә расүлгә итагать итүдә һәм ислам динен куәтләү юлында һәрвакыт алда йөргән Мөһаҗирләр, һәм яхшылыкта Мөһаҗирләргә иярүче төп Мәдинәле ансарлар – ярдәм итүчеләр, һәм аларга ияргән башка мөселманнар, алардан Аллаһ разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Вә аларга асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләнде, алар анда мәңге калырлар. Җәннәтләргә кереп анда мәңге калу – зур уңышка: мәңгелек бәхеткә ирешүдер. (100) Сезнең тирәгездә булган бәдәвий ґәрәбләре арасында монафикълар бар, вә Мәдинә әһелесеннән дә бәгъзеләре икейөзлелеккә беркетелделәр. Сез аларның эшен белмисез. Аларның эшен Без беләбез. Без аларны дөньяда ике мәртәбә ґәзаб кылырбыз: яшерен булган бозык эшләрен ачып хурлыкка төшерербез, вә яман үлем белән үтерербез. Аннары ахирәттә олугъ ґәзабка кайтарылырлар. (101) Вә алардан икенчеләре, гөнаһларын танып, тәүбә иттеләр һәм бозык эшләрен яхшы эшләр белән капладылар. Шаять Аллаһ аларга рәхмәт итеп тәүбәләрен кабул итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. (102) Әнә шул тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят садакаларын син ал, аларны биргән садакалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм аларга дога кыл, тәхкыйк синең догаң аларның күңеленә карар, Аллаһ ишетүче вә белүче. (103) Әйә алар белмиләрме? Аллаһу тәгаләнең тәүбәне вә доганы кабул иткәнлеген һәм садакаларны кабул итеп алганлыгын бәндәләреннән? Тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхмәт кылучы. (104) Әйт: "Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр сезнең гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга кайтарылачаксыз, кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр. (105) Әнә алардан икенче җәмәгать бар Аллаһуның теләвенә куелмышлар, Аллаһ теләсә аларны ґәзаб кылыр яки тәүбәләрен кабул итеп рәхмәт кылыр, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче. (106)