Монафикълар расүл г-м алдына килеп: "Безнең өчен Аллаһудан гафу сора", – диделәр. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Мухәммәд г-м! Монафикълар өчен Аллаһудан ярлыкауны кирәк сора, кирәк сорама – алар өчен җитмеш мәртәбә истигъфар кылсаң да Аллаһ аларны ярлыкамас. Ярлыканмаулары – Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булганнары өчен, дөреслектә Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас. (80) Расүл г-мгә карышып сугышка чыкмаган монафикълар шатландылар, Аллаһ юлында җаннары һәм маллары белән сугышуны мәкрүһ күрделәр, бер-берсенә бу кызу көндә сугышка барып йөрмә, диделәр. Син аларга әйт: "Җәһәннәм уты тагын да эссерәк", әгәр аңласалар. (81) Алар дөньяда аз гына көлсеннәр! Вә ахирәттә күп еласыннар! Кәсеп иткән икейөзлелекнең җәзасы өчен. (82) Әгәр сине Аллаһ сугыштан сәламәт монафикълар янына кайтарса, икенче сугышка чыгарга синнән рөхсәт сорасалар, аларга әйт: "Минем белән сугышка мәңге чыкмассыз, вә минем белән бергә һичбер вакытта дошман белән сугышмассыз, әүвәл мәртәбәдә өйдә калырга риза булган идегез, хәзер дә өйдә калучылар белән бергә утырып калыгыз". (83) Әгәр алардан берсе үлсә, мәңге җеназа намазын укыма һәм каберенә дә барып басма, ягъни монафикълар мәетенең бер эшенә дә катнашма, чөнки алар каршылык күрсәтеп Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булдылар һәм тәүбә итмичә, фәсыйк хәлләрендә үлделәр. (84) Аларның маллары һәм балалары сине ґәҗәбләндермәсен, Аллаһ аларны дөньяда маллары белән ґәзабларга телидер, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә җәһәннәм ґәзабы булыр. (85) Аллаһуга иман китерегез, расүлүлла белән сугышка чыгыгыз, дип, бер сүрә иңдерелсә, ул монафикъларның байлары синнән сугышка чыкмаска рөхсәт сорыйлар: "Безгә өйдә калырга рөхсәт бирсәнә! Калучылар белән бергә без дә өйдә утырып калыр идек", – диләр. (86)