Al-Baqara

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ үзе генә беләдер. (1) Коръәннең Аллаһудан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъвә мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятдер. (2) Ул тәкъвә мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһуга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан садакалар бирәләр. (3) Ий Мухәммәд г-м, ул тәкъвә мөэминнәр сиңа иңдерелгән Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылалар һәм синнән элек иңдерелгән китапларга да ышаналар (ләкин Тәүрат вә Инҗил белән гамәл кылмыйлар) һәм ахирәткә дә ышанып, аның өчен гамәл кылалар. (4) Ул тәкъва мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күнүчеләр һәм алар ахирәттә өстенлек табучылар. (5)