Ий монафикълар вә кәферләр! Сездән элек булган кешеләргә ягъни кәферләргә җәһәннәм булган кеби, сезгә дә булды ул элекке кәферләр көч вә куәттә сездән артык иделәр, аларның малы да, вә балалары да сезнекеннән күбрәк иде, алар ахирәттәге өлешләре белән дөньяда файдаландылар. Инде сез дә ахирәт өлешегездән дөньяда файдаланыгыз, сездән әүвәлгеләр өлешләре белән дөньяда файдаланганнары кеби, вә әүвәлгеләр чумган кеби, сез дә батыл гамәлләргә чумдыгыз. Әнә шундый кешеләрнең гамәлләре дөньяда һәм ахирәттә батыл – файдасыз булды! Вә һәлак булачак кешеләр шулардыр! (69) Ул – кәферләргә һәм монафикъларга әүвәлге кешеләрдән: Нух, Гад, Сәмуд кавемнәренең хәбәре килмәдеме? Явызлыклары өчен аларны ничек һәлак иттек! Янә аларга Ибраһим кавеменең вә Мәдйән шәһәрендәге Шөгаеб кавеменең һәм шәһәрләре өсте аска әйләнеп төшкән Лут кавеменең хәбәрләре килмәдеме? Аларның расүлләре көчле дәлилләр вә ачык аңлатмалар илә килделәр. Аллаһу тәгалә аларга золым кылыр булмады, ләкин алар үзләренә золым кылдылар. (70) Мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар вә ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә вә яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыклардан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр вә һәр эштә Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итәрләр, шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк Аллаһ – галиб вә хәким. (71) Аллаһ тәгалә Коръән белән гамәл кылучы мөэмин ирләргә вә мөэминә хатыннарга асларыннан елгалар агучы җәннәтләр хәзерләде, алар анда мәңге калырлар, вә Ґәден җәннәтләрендә яхшы урыннар хәзерләде, вә аларга Аллаһуның ризалыгы булыр, Аның ризалыгы һәрнәрсәдән олугъ. Бу әйтелгәннәр зур теләккә – мәңгелек бәхеткә ирешмәкләр. (72)