Ул монафикълар Аллаһ исеме илә ант итәләр, сезне риза кылмак өчен, әгәр хак мөэмин булсалар Аллаһуны вә Аның расүлене риза кылмаклары хаклырактыр, ягъни Аллаһуга итагать итеп Аллаһуның ризалыгын алсыннар вә расүлгә итагать итеп рәсүлнең ризалыгын алсыннар! (62) Әйә алар белмиләрме Аллаһ вә Аның расүле белән каршылашкан кешегә мәңгегә җәһәннәм уты булачагын? Һәм җәһәннәмдә мәңге калу иң зур рисвайлык – бәхетсезлек икәнен белмиләрме? (63) Монафикълар алар зарарына берәр сүрә иңүдән куркалар, ул сүрә белән син аларга күңелләрендәге бозык ниятләре белән хәбәр бирәсең. Ләкин монафикълар үзләрен тәнкыйть иткән аятьләрне төрлечә мәсхәрә кылалар, син аларга әйт: "Мәсхәрә кылыгыз, тәхкыйк Аллаһ сез куркып торган нәрсәләрне ачып күрсәтәчәк". (64) Әгәр син алар Аллаһуны, аятьләрне вә расүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында сорасаң, ни сөйлисез, дип, алар әйтерләр: "Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез", – дип, син аларга әйт: "Әйә сез Аллаһуны вә Аның аятьләрен вә Аның расүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме? (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүлладан гафу сорарга килделәр). (65) Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһуга каршы барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне ґәзаб кылырбыз бозык булганнары өчен. (66) Монафикъ ирләр вә монафикә хатыннар бер-берсенә охшашлар: алар кешеләрне имансызлыкка вә бозык эшкә өндәрләр, чын иманнан, хак диннән вә изге гамәлләрдән тыярлар һәм кулларын Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүдән тыярлар, алар Аллаһуны оныттылар, Аллаһ та, җәһәннәмгә салгач, аларны онытыр. Тәхкыйк монафикълар – фасыйклар. (67) Монафикъ ирләргә, монафикә хатыннарга һәм кәферләргә Аллаһ җәһәннәм утын вәгъдә кылды, – анда мәңге калырлар. Аллаһ аларны ләгънәт кылды, һәм аларга – даими ґәзаб булыр. (Монафикъ булу өчен кәферләргә чын күңелдән дус булу җитә, яки мөселманнар өстеннән кәферләргә шикаять итү җитә). (68)