Кәферләрнең маллары һәм балалары күплеге сине гаҗәпләндермәсен. Аллаһ аларны маллары белән дөньяда ук ґәзаб кылырга тели, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә ґәзабның катысы булыр. (55) Ул монафикълар без сезнең белән бергә мөэминнәрбез дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, хәлбуки үзләре сезнең кеби мөэмин түгелләр, ләкин алар сездән куркалар, шуның өчен телләре белән сезне юаталар. (56) Әгәр сакланырлык елга яки тау тишеген тапсалар, яки җирдә керерлек бер урынны тапсалар, әлбәттә, ул урынга йөгергән хәлләрендә барыр иделәр, шул чаклы сездән куркалар. (57) Ул монафикълардан бәгъзесе садака хакына сиңа тел тидерер. Әгәр аларга садака бирелсә, риза булырлар, әгәр бирелмәсә – ачуланырлар. (58) Әгәр алар Аллаһ вә Аның расүле биргән нәрсәгә разый булсалар иде вә әйтсәләр иде: "Безгә Аллаһ җитә, Аның хөкеменә без разыйларбыз, әлбәттә, Аллаһ үзенең юмартлыгыннан вә Аның расүле безгә бирерләр, без Аллаһуга бирелеп Аңардан өмет итәбез" – дип, әлбәттә, хәерле булыр иде. (59) Садакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мөсафирләргәдер, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче. (60) Монафикълардан расүл г-мне теле белән рәнҗетүче кешеләр әйтәләр: "Ул нәрсә ишетсә шуңа ышанучан", – дип. Син аларга әйт: "Сезнең хәерле сүзләрегезне генә ишетеп ышанучыдыр, әмма сез әйткәнчә ни ишетсә, шуңа ышанучы түгел, Аллаһуга вә мөэминнәргә ышаныр вә Сезләрдән мөэмин булганнарга рәхмәттер, әмма расүллаһны рәнҗетүчеләргә рәнҗеткүче ґәзаб булачак". (61)