Тәхкыйк ошбу Тәбук сугышыннан элек тә фетнәне булдырырга теләделәр, сине фетнәгә салу өчен һәрбер эштә хыйлаф эш кылдылар, хәтта хаклык килеп Аллаһуның мөэминнәргә ярдәме бирелеп, Аллаһ дине заһир булганга чаклы, гәрчә ислам диненең өскә чыгуын мөшрикләр вә монафикълар яратмасалар да. (48) Янә кайберләре әйтер: "Ий расүлүллаһ! Миңа сугыштан калырга рөхсәт биргел! Мине фетнәгә салмагыл, чөнки мин хатыннарны бик тә яратам, сугышка чыксам, хатыннарга бәйләнермен дип куркам", – дип. Ий Мухәммәд г-м, әгаһ бул! Алар күңелләрендә монафикълык чире булган өчен фетнәгә төштеләр. Җәһәннәм, әлбәттә, кәферләрне вә монафикъларны чорнап алучы. (49) Әгәр сиңа Раббыңнан ярдәм, табыш кеби нәрсә ирешсә, аларны кайгыга сала, әгәр сиңа сугышта кайгы ирешсә, алар әйтәләр: "Әле дә ярый без алдан үзебезгә кирәк эшне кылдык, әгәр сугышка чыккан булсак, безгә дә бу кайгы ирешкән булыр иде", – дип һәм сөйләшкән урыннарыннан шатланышып китәрләр. (50) Әйт: "Безгә Аллаһ тәкъдир кылган нәрсәдән башка нәрсә ирешмәс. Ул – Аллаһ безнең хуҗабыз вә ярдәмчебез". Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар, эшләрен Аллаһуга тапшырсыннар! (51) Ий Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең килүеннән башканы көтмәгез! Йә шәһид булырбыз, йә табыш малын алырбыз, безнең өчен икесе дә хәерле һәм без дә сезнең башыгызга ике яманлыкның берсенең килүен көтәбез: йә Аллаһудан ґәзаб килер, йә Аллаһ сезне безнең кулыбыз белән ґәзаб кылыр – һәлак итәр, безгә теләсәгез нәрсә көтегез, без дә сезгә һәлакәтлекне көтәбез. (52) Ий Мухәммәд г-м! Монафикъларга әйт: "Кирәк ихтыярыгыз илә, кирәк ихтыярсыз малларыгызны садака кылыгыз, әлбәттә, сездән кабул булачак түгел, чөнки сез фасыйк кавем булдыгыз. (53) Аларның биргән садакаларының кабул булуын һичнәрсә тыймады, мәгәр Аллаһуга вә Аның расүленә ышанмаулары тыйды вә намазны ялкаулык белән укулары һәм садакаларын рия белән авырсынып бирүләре тыйды. (54)