Әгәр сугыш хәрам айга туры килсә, ул айның хәрамлыгын икенче хәләл айга күчерү – фәкать ышанмауны арттырудыр, ягъни мөшрикләрнең сугышулары хәрам булган айга туры килсә, ул айның хәрамлыгын икенче айга күчереп, сугышуларын дәвам итәрләр иде, хәрам айны үзгәртү – кәферләрнең азгынлыгын арттырыр, хәрам айны күчерүне бер елга хәтле хәләл санарлар вә икенче елда хәрам булган айны хәрам санарлар, Аллаһу тәгалә хәрам кылганча булсын өчен, Аллаһ хәрам кылган айларны хәләлгә санадылар. Аларның бу явыз эшләре үзләренә яхшы эш булып күренде, кәферләрне Аллаһ һидәяткә салмас. (37) Ий мөэминнәр! Сезгә ни булды? "Ислам динен куәтләр өчен Аллаһ юлына сугышка чыгыгыз?" дип әйтелгәч, авыраеп җиргә салынасыз, ягъни Тәбүк сугышына чыгарга әмер булганда, җәйнең бик эссе вакыты булганга күрә, Сәхабәләр сугышка чыгарга авырсындылар, юкса ахирәтне ташлап дөнья тереклегенә генә алданасызмы? Бит ахирәт нәрсәләрне янында дөнья нәрсәләре – бик аз нәрсәдер. (38) Әгәр Аллаһ кушкан сугышка чыкмасагыз, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр вә сезне үзенә итагатьле кавемгә алыштырыр. Аллаһуга һичнәрсә дә зарар итү алмассыз, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә. (39) Әгәр сез Мухәммәд г-мгә ярдәм бирмәсәгез, тәхкыйк Аллаһ аңарга ярдәм бирде. Чөнки аны мөшрикләр ике кешенең берсе булганы хәлдә Мәккәдән чыгардылар, ягъни Әбүбәкер белән качып чыктылар, вә сәүр исемле тау тишегенә кереп яшеренделәр, мөшрикләр эзләп тау башына менгәч, Әбүбәкер курыкты, Мухәммәд г-м: "Ий Әбүбәкер, кайгырма, Аллаһ безнең белән, зарар тидермәс", – диде. Аллаһ Мухәммәд г-мгә карар вә куәт иңдерде, янә сез күрмәгән гаскәр белән аны куәтләде, Аллаһ мөшрикләрнең сүзләрен түбән кылды, Аллаһ сүзе исә югарыдыр, Аллаһ җиңүче вә хөкем итүче. (40)