Соңра Аллаһ үзе теләгән кешегә рәхмәт кылып, тәүбәсен кабул итәп гафу итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. (27) Ий мөэминнәр! Мөшрикләр, әлбәттә, нәҗестән башка нәрсә түгелләр, бу елдан соң мәсҗид-Хәрамга якын бармасыннар. Сахәбәләр, мөшрикләр киткәч: "Кем белән сәүдә кылырбыз?" – дип сорадылар. Аллаһ әйтте: "Әгәр фәкыйрьлектән курыксагыз, Аллаһ теләсә үзенең байлыгыннан сезне бай кылыр". Аллаһ белүче вә хикмәт белән эш кылучы. (28) Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китермәгән кешеләр белән сугышыгыз вә Аллаһ һәм Аның расүле хәрам кылган нәрсәләрнең хәрамлыгына ышанмаган вә хак дин – исламны дин итеп алмаган кешеләр белән сугышыгыз! Алар китап бирелгән кешеләрдер, кимсетелгән хәлдә үз куллары белән җәза-түләү биргәнчегә чаклы алар белән сугышыгыз! (29) Яһүд әйтте: "Ґөзәер Аллаһуның угълы", – дип, Насара әйтте: "Гыйса Аллаһуның угълы", – дип. Аларның авызлары белән әйтергә ошбу сүзләре элекке кәферләр сүзенә охшый, Аллаһ аларны ләгънәт кылсын – һәлак итсен! Аллаһудан, хактан качып кая баралар? (30) Алар Аллаһуны ташлап үзләренең галимнәрен яки Заһидләрен Раббылары итеп алдылар вә Мәрьям угълы Гыйсаны да илаһә тоттылар, хәлбуки үзләре дә, вә алар илаһә тоткан затлар да Аллаһуга гына гыйбадәт кылу белән боерылмыш иделәр, Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гынадыр, Аллаһ мөшрикләр тиңләштергән мәхлукка тиң булу кимчелегеннән пакь, пакь дип беләмен. (31)