Яһүдләр һәм насаралар синнән һич риза булмаслар, аларга ияреп, диннәренә кергәнеңә чаклы. Син аларга әйт: "Диндә Аллаһ һидәяте генә һидәятдер". Сиңа барча дәлилләр килгәннән соң мөшрикләрнең һәм бидәгатьчеләрнең нәфесләре теләгән нәрсәләргә иярсәң, газабымнан котылу өчен Аллаһудан башка якын зат һәм ярдәмче тапмассың. (120) Без китап биргән кешеләр, Аллаһ китабын хак уку белән укылар, һәр сүзенә ышанып гамәл кылалар, алар хак мөэминнәр. Аллаһ китабына ышанмаучылар һәлак булучылар. (121) Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләремне һәм фазыйләттә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылганымны хәтерләгез! (122) Куркыгыз кыямәт көненнән! Ул көндә бер кешегә икенче кеше өчен җәза кылынмас, ул көндә ґәзабтан котылу өчен берәр нәрсә бирим дисә кабул ителмәс, ул көндә шәфәгать итәргә теләгән кеше шәфәгать итә алмас, һәм аларга ярдәмче дә булмас. (123) Янә Ибраһим пәйгамбәрнең эшләрен хәтерләгез! Раббысы Ибраһимны боерган эшләр белән сынады. Ибраһим г-м йөкләтелгән эшләрне үтәгәч, Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Мин сине кешеләргә Имам итеп билгеләдем". Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым! нәселемне дә Имамнар кыл!" Аллаһ әйтте: "Имам кылыр өчен булган вәгъдәм залимнәргә ирешмәс". Чөнки Ибраһим г-м нәселеннән Имам булырга яраклы изге кешеләрдә булган, һәм яраксыз залимнәре дә булган. (Түбәндәге эшләр Ибраһим г-мнең сөннәт гамәлләредер: Мисвәк кулланмак, госелдә тамакка су алып гаргара кылмак, борын эченә су алмак, мыек кисмәк, сакал тарамак, тырнак кисмәк, гаурәт төкләрен кырмак, ир баланы сөннәтләмәк, истинҗә кылмак, култык төген кырмак. Бу эшләрне һәр мөселман эшләргә бурычлы). (124) Янә хәтерләгез! Кәгъбатулланы кешеләргә кайтачак урын итеп кылдык. (Бөтен дөньядан мөселманнар анда барып һәр елны хаҗ гамәлләрен үтиләр.) Шулай үк Кәгъбатулланы кешеләргә имин урын итеп кылдык. Инде Ибраһим г-м аяк баскан урынны намаз укый торган урын итеп алыгыз! Ягъни Кәгьба әйләнәсендә намаз укыгыз. Ибраһим г-м белән Исмәгыйль г-мгә әмер кылдык: "Хаҗ кылучылар, вә Мәккәдә торучылар һәм кәгъба әйләнәсендә намаз укучылар өчен Минем өем-Кәгъбаны сынымнардан, батыл диннән, бидәгать гамәлләрдән һәм нәҗесләрдән пакьлагыз!" – дип. (125) Янә хәтерләгез Ибраһим г-мнең әйткәнен: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен имин кыл һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанучыларны төрле җимешләр белән ризыкландыр". Аллаһ әйтте: "Мәккә кешеләрнең көферләрен дә ризыкландырырмын, ләкин Мин аларны аз гына файдаландырырмын, соңра аларны ахирәттә ут газабына кайтарырмын". Нинди яман кайтарылачак урын! (126)