Ий пәйгамбәр! Кулыгызда булган әсирләргә әйт: "Әгәр Аллаһ сезнең күңелегездә яхшы ният барлыгын белсә, сездән алынган малга караганда Аллаһ сезгә яхшыракны бирер. Малыгызны алганга һич тә кайгырмагыз, фәкать күңелегезне яхшыртыгыз! Шулай итсәгез, Аллаһ сезне ярлыкар. Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. (70) Әгәр ул әсирләр сиңа бер хыянәт итүне теләсәләр, тәхкыйк алар моннан элек Аллаһуга да хыянәт иттеләр, шуның өчен бәдер сугышында сине көчле кылдык. Аллаһ белүче вә хәким. (71) Тәхкыйк иман китереп Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вә Аллаһ юлында маллары вә җаннары белән җиһад кылган һәм дә күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә кертеп ярдәм иткән кешеләр – алар бер-берсенә дуслар вә кардәшләрдер. Иман китереп тә Мәккәдән Мәдинәгә күчмичә калган кешеләргә сезнең һич валилегегез юк, варис тә булмыйсыз, аларны сакламыйсыз, хәтта күчкәннәренә чаклы. Әгәр алар дин хакында ярдәм сорасалар, аларга ярдәм бирмәк сезгә лязем буладыр, мәгәр сезнең белән солых кылган кәферләр өстенә барырга ярдәм сорасалар, ул чагында ярдәм итмисез! Аллаһ сез кылган эшләрне күрүче. (72) Кәферләр бер-берсенә дуслардыр әгәр Аллаһ кушканнарны үтәмәсәгез җирдә фетнәләр чыгар вә зур бозыклыклар булыр, ягъни иман ягы зәгыйфьләнер, кәфер ягы куәтләнер. (73) Иман китереп дин өчен күчкән вә Аллаһ юлында җиһад иткән кешеләр дәхи күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә иңдереп ярдәм күрсәткән кешеләр – алар хак мөэминнәр, аларга мәгъфирәт вә хуш ризыклар булыр. (74) Күчеп киткән кешеләрдән соң иман китергән кешеләр күчеп килсәләр һәм сезнең белән бергә сугыш кылсалар, алар сезнең җәмәгатегездәндер, ягъни мөэминнәрдер. Араларында кардәшлек якынлыгы булган кешеләр Аллаһ хөкемендә бер-берсенә Варисләрдер, алар булганда, башка кеше мирас малын алмас. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә. (75)