Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә үзара низаглашмагыз, әгәр низаглашсагыз көчегез, гайрәтегез китәр, таралырсыз, бәлки сабыр булыгыз! Аллаһ, шиксез сабырларга ярдәм бирәчәк. (46) Кураеш кәферләре халык арасында шөһрәтебез артсын дип сугышка рия белән тәкәбберләнеп чыктылар, сез алар кеби булмагыз! Алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, Аллаһ алар кылган эшне белә, эшләренә карата җәзасын бирер. (47) Шайтан кәферләргә Аллаһуга каршы булган эшләрен яхшы эш итеп күрсәтте вә әйтте: "Кешеләрдән бүген сезне җиңә алучы юк, мин сезгә ярдәмчемен", – дип, Мәккә кәферләрен мөселманнарга каршы батырландырды. Ике гаскәр бер-берсен күргәч, шайтан кәферләргә әйтте: "Мин сез күрмәгәнне күрәмен, Аллаһудан куркамын, Аллаһ каты ґәзаб кылучы, шуның өчен мин сездән бизәмен", – дип артка качты. (48) Мөселманнарның азлыгын күргәч, монафикълар вә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган кешеләр әйттеләр: "Бу мөселманнарны диннәре алдады бит", – дип. Берәү Аллаһуга тәвәккәл кылып ислам динен дөресләп тотса, ул кеше алданучы түгел. Бит Аллаһ һәр эштә җиңүче вә мәслихәтчә эш кылучы. (49) Ий Мухәммәд г-м! Әгәр фәрештәләрнең кәферләр җаннарын алганнарыны күрсәң иде, әлбәттә, бер зур куркыныч эш күрер идең, фәрештәләр, кәферләрнең йөзләренә вә аркаларына сугалар вә: "Көйдергүче ґәзабны татыгыз!" – диярләр. (50) Ошбу ґәзаб үзегез кылган явыз эшләрегезнең җәзасыдыр. Аллаһу тәгалә гөнаһсыз бәндәләренә, әлбәттә, золым кылмый. (51) Бу кәферләрнең сыйфаты: Фиргаун кауме вә болардан әүвәлге каумнәр кебиләр, ул каумнәр Аллаһуның аятьләренә ышанмадылар, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен ґәзаб белән тотты. Тәхкыйк Аллаһу тәгалә куәтле вә үч алуда каты ґәзаблыдыр. (52)