Вә белегез сугышта ганимәт алган нәрсәгезнең биштән берсе Аллаһуга вә Аның рәсүленәдер, калган дүрт өлеше расүлгә якынлыгы булган кешеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә вә мөсафирләргә бирелер, әгәр Аллаһуга һәм бәдер сугышында хак белән батыл аерылган көндә иңдерелгән аятьләргә ышансагыз, ул көндә мөшрикләр гаскәре белән мөэминнәр гаскәре бер-берсенә каршы юлыктылар. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир. (41) Менә сез чокырның Мәдинәгә якын тарафында булдыгыз, әмма кәферләр чокырның Мәккә тарафында булдылар, кәрван сездән түбән иде. Әгәр сугышка чыгу өчен алдан вәгъдә куешкан булсагыз, әлбәттә, вәгъдәләрегезне үтәүдә төрлечә булыр идегез, ләкин вәгъдә куешмасагыз да Аллаһ сезне сугышка җыйды, әүвәлдә тәкъдир кылынган эшне тәмам итмәк өчен, һәлак булган кешеләрнең һәлакәте – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен һәм иман белән терелгән кешенең терелүе дә – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен. Шиксез, Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче һәм әхвәлләрегезне белүче. (42) Аллаһ сиңа төш күрсәткәндә кәферләрне аз итеп күрсәтте, әгәр алар сиңа күп итеп күрсәтсә, әлбәттә, куркар идегез вә үзара низаглашыр идегез, ләкин Аллаһ сезне бәдер сугышыңда низаг фетнәсеннән сәламәт кылды. Тәхкыйк Аллаһ күңелдәге нәрсәләрне белүче, арагызда низаг булмасын өчен кәферләрне сезгә аз күрсәтте. (43) Янә кәферләр белән очрашкан көнегездә Аллаһ аларны сезгә бик аз итеп күрсәтте, тәкәбберләнеп килсеннәр өчен сезне дә кәферләргә аз күрсәтте. Аллаһ мөэминнәргә ярдәм бирелсен дип, электән кылган хөкемене тәмам итәр өчен шулай кылды. Эшләрнең барчасы Аллаһуга кайтыр. (44) Ий мөэминнәр! Кайчан сез сугышта кәферләр гаскәренә юлыксагыз, урыныгызда таза торыгыз, качмагыз вә Аллаһуны күп зекер итегез, шаять җиңәрсез, өстен булырсыз. (45)