Яһүд әйтте: "Насара хак диндә түгел", – дип. Насара әйтте: "Яһүд хак диндә түгел", – дип. Үзләре Аллаһ китабын укылар, ләкин Аллаһ хөкемнәрен бозып, диннәрен батыл кылдылар. (Коръән белән гамәл кылмаган бидәгатьчеләр дә нәкъ мөшрикләр әйткән сүзне әйтәләр. Ягъни, Коръән дәлилләре белән генә дин тотучы, хак мөэминнәрне яманлыйлар, аларның дине дөрес түгел диләр). Аллаһ аларның хыйлафлык кылган сүзләре вә гамәлләре белән кыямәт көнне араларында хөкем итәр. (113) Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!). (114) Кояш чыга торган һәм кояш бата торган тарафта, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнекедер. Күңелегез Аллаһуда булса, кайсы якка юнәлсәгез дә, Аллаһ ризасын табарсыз. Бит Аллаһ рәхмәт кылуда киңлек иясе һәм күңелләрне белүче. (Намаздан башка булган зекерләрдә һәм изге эшләрне кылганда, кыйблага юнәлү ләзем түгел. Сәфәрдә булганда томан яки болыт булу сәбәбле кыйбла табылмаса, күңел кайсы якны кыйбла дип тапса, шунда юнәлеп намаз уку лязем буладыр). (115) Яһүдләр һәм насаралар әйттеләр: "Аллаһ бала тудырды", – дип. Аллаһ бала тудыру кимчелегеннән пакь, җирдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук аныкы. Барчасы да Аллаһуга итагать итәләр һәм Аңа гына гыйбадәт кылалар. (Яһүдләр Гозәерне Аллаһуның угьлы диләр, насаралар Гыйсаны Аллаһуның угьлы диләр, фәрештәләрне Аллаһуның кызлары диләр. Аларның бу сүзләре иң зур ялган сүзләрдер). (116) Аллаһу тәгалә үзенең кодрәте белән күкләрне һәм җирне төзүче. Әгәр Аллаһ бернәрсәне төзергә теләсә: "Бар бул", – дип әйтер, шунда ук төзелеп бар булыр. (117) Аллаһуны танымаган ахмаклар әйттеләр: Аллаһ безнең белән сөйләшсә иде, яки берәр галәмәт күрсәтсә иде, шуннан соң Аллаһуга иман китерер идек", – дип. Әүвәлге ахмак кавем дә боларның кеби сүз әйтте, ягъни Муса г-мнән безгә Аллаһуны күрсәт, диделәр. Аларның күңелләре бер-берсенекенә охшады. Дөреслектә, Без аятьләребезне ачык бәян кылдык, һәрвакыт хаклыкта булган кавем өчен. (118) Шиксез, Без сине хак дин белән җибәрдек. Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландыручы һәм аның белән гамәл кылмаучыларны җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп. Син җәһәннәм әһелләре өчен соралмыш булмассың, ягъни алар өчен җавап бирмәссең. (119)