Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ярдәм итәчәкмен", – дип. (9) Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә хикмәт иясе. (10) Сугыш сәфәрегездә Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә йокы салды, тынычланып йоклап куәт алдыгыз вә сезгә күктән яңгыр яудырыр пакьләнүегез өчен, юынып рәхәтләндегез вә ул яңгыр белән күңелегездән шайтан вәсвәсәсен китәрер өчен, чөнки шайтан: "Үзегез Аллаһуның сөекле бәндәсебез дип әйтәсез, хәлбуки үзегез сулы урында да була алмадыгыз", – дип вәсвәсә кылган иде. Яңгыр яугач мөселманнар суга туендылар да шайтанның вәсвәсәсе юк булды. Дәхи ул яңгыр белән үзенең сезгә ярдәм бирәчәгенә ышануыгызны күңелләрегездә мәхкәм кылыр өчен, вә яңгыр белән аякларыгызны комлы җиргә куәтле кылыр өчен. Чөнки комлы җир, яңгыр яуса, такталанып ката. (11) Раббың фәрештәләргә вәхий кылганда әйтер: "Тәхкыйк мин мөэминнәрне сезнең белән куәтләрмен, мөэминнәрне мәхкәмлеккә беркетегез, җиңәчәкләрен белсеннәр. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырмын, ий мөэминнәр! Сугышта кәферләрнең муенына һәм һәр буыннарына сугыгыз!" (12) Бу җәза аларга Аллаһуга вә Аның рәсүленә каты каршылык күрсәткәннәре өчендер. Бер мән Аллаһуга вә Аның рәсүленә каршылык кылса, әлбәттә, Аллаһ үч алуда каты ґәзаблыдыр. (13) Ий мөшрикләр, үтерелмәк сезгә җәзадыр, ул ґәзабны татыгыз! Ул гына түгел, ахирәттә мөшрикләргә ут ґәзабе булачак. (14) Ий мөэминнәр! Әгәр кәферләргә юлыксагыз, алардан куркып артка таба качмагыз! (15) Кем дә булса ул көндә кәферләрдән куркып артка таба качса, качкан вакытында кире әйләнеп сугышка катнашу нияте булмаса, яки башка мөселманнар гаскәренә кушылып сугышу нияте булмаса, тәхкыйк ул кеше үзенә Аллаһуның ачуын лязем итте вә аның урыны җәһәннәм, нинди яман урындыр. (Бәдер сугышы башланганда Мухәммәд г-м, мөшрикләргә каршы бер уч туфрак атты, шуның белән мөшрикләрнең күрүләре вә гайрәтләре зәгыйфьләнде. Мөселманнар гайрәт белән сугышып җитмеш мөшрикне үтерделәр, җитмешне әсиргә алдылар. Мин фәлән хәтле үтердем, мин фәлән хәтле әсиргә алдым дип мактанып кайткан чакларында Аллаһу тәгалә әйтте: (16)