Тәхкыйк минем ярдәмчем миңа Коръән иңдерүче Аллаһу тәгалә. Вә Ул – Аллаһ, изге яхшы бәндәләрен саклар. (196) Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар сезгә ярдәм итәргә кадир түгелләр һәм үзләренә дә ярдәм итә алмаслар. (197) Әгәр мөшрикләрне Коръән юлына чакырсагыз, аны ишетмәсләр. Вә күрерсең, алар сиңа карарлар, ләкин хакны күрмәсләр. (198) Ий Мухәммәд! Синең эшең гафу сораучыларны гафу итү булсын вә яхшылыкка өндәү булсын! Һәм хакны аңламаучы җаһилләрдән-наданнардан кисел, алар белән булышма! (199) Әгәр Аллаһ кушкан эшләрдән сине туктатыр өчен сиңа шайтанның вәсвәсә-низагы килсә, Аллаһуга сыгын! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче. (200) Әгәр тәкъва мөэминнәргә шайтаннан вәсвәсә ирешсә, шул вакыт ярдәм сорап Аллаһуны зекер итәрләр, шундый хәлдә басыйрәт илә, ягъни күреп, белеп эш кылырлар. (201) Шайтаннар, наданнарны азгынлыкка өндәделәр соңра өндәүләрендә һич кимчелек кылмыйлар. (202) Ий Мухәммәд г-м! Әгәр син аларга вәхий белән аять китермәсәң, мөшрикләр әйтәләр: "Үз күңелеңнән чыгарып бир, бит башка вакытларда шулай кыласың". Син аларга әйт: "Раббымнан миңа иңдерелгән Коръәнгә генә иярәмен. Бу Коръән Раббыбыздан килгән басыйрәт-гакылга күз вә ышанучы каумнәр өчен һидәят һәм рәхмәт". (203) Коръән укылганда яки Коръәннән вәгазь сөйләнгәндә ихлас тыңлагыз, сүз сөйләмичә, эш эшләмичә тик торыгыз! Шулай итсәгез, шаять, рәхмәт кылынырсыз. (204) Эчеңнән генә Раббыңны зекер ит түбәнчелек вә курку илә һәм сөйләшүдә кычкырудан түбәнрәк тавыш белән зекер ит, иртәләрдә вә кичләрдә гафилләрдән булма! (205) Тәхкыйк Раббың хозурында булган фәрештәләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга зурланмыйлар вә Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр һәм Аллаһуга сәҗдә кылалар. (206)