Тәхкыйк кешеләрдән вә җеннәрдән күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның гакыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр, алар хайван кебиләр, бәлки хайваннарга караганда да, файда белән зарарны аера алмауда гакылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә хәзерләнәләр. Алар камил гафилләр, үз киләчәкләрен һич тә уйлап карамыйлар. (179) Аллаһуның күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога кылыгыз! Әмма Аллаһуга тиешсез исем бирүчеләрдән качыгыз! Аллаһуга тиешсез исем биргәннәре өчен җәза кылынырлар. (180) Без бар кылган кешеләрдән бер җәмәгать бардыр ки, кешеләрне Коръән белән гамәл кылырга чакырырлар һәм үзләре дөреслек белән Коръән өйрәткәнчә гамәл кылырлар. (181) Аятьләребезне ялган диюче кешеләрне акырындык илә ґәзабка тартырбыз, үзләре белмәгән яктан. (182) Вә аларга миһләт – бераз вакыт бирербез, алар исә алданып һаман гөнаһта булырлар, бит Минем тотмагым мәхкәм вә тазадыр. (183) Әйә алар фикерләп, уйлап карамыйлармы? Үзләренең юлдашлары Мухәммәд г-м диваналык юклыкны? Ул Аллаһу карышканнарны җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гына, ә дингә көчләүче түгел. (184) Әйә ул кәферләр җир вә күкләрнең төзелешенә игътибар илә карамыйлармы? Әгәр фәһемләп карасалар, әлбәттә, аларны төзүче Аллаһуны белер иделәр вә җирдәге төзелешләргә дә карамыйлармы? Вә әҗәлләре ихтимал бик якындыр, аңа да карамыйлармы? Инде Коръәнгә иман китермәсәләр нәрсәгә иман китерерләр? (185) Аллаһ, бер кешене адашу юлына салса, аны туры юлга салучы булмас, Аллаһ аларны азгынлыкларында калдырыр, ни дә эшли алмыйча хәйран булып йөрерләр. (186) Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар. Әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын фәкать Аллаһ үзе генә белә, кыямәтнең вакытын фаш итәргә Аллаһудан башка һичбер затның көче җитмәс". Җир вә күкләр мәхлукларына аны белмәк бик авыр, кыямәт сезгә аңсыздан – кинәттән килер. Гүя син кыямәттән хәбәрдар, аны синнән күп сорыйлар. Әйт: "Кыямәт вакытын белмәк Аллаһуга хастыр, ләкин Аллаһуга хас икәнен күп кешеләр белмиләр". (187)