Без Ягькуб балаларын унике кабиләгә бүлдек вә Мусаның кауме су сораганда Без Мусага вәхий кылдык: "Таягың белән ташка сук", ул таштан унике чишмә акты, тәхкыйк һәр кабилә үзенең чишмәсен белде вә аларны кояш кыздырмасын өчен болыт белән күләгәләдек һәм ширбәт илә кош итен иңдердек вә: "Ашагыз без биргән яхшы ризыклардан", – дидек. Алар безгә золым кылмадылар, ләкин ризыклар хакында Аллаһ хөкеменә хыянәт итеп, үзләренә золым иттеләр. (160) Янә хәтерләгез шуны! Аларга әйтелде: "Ошбу шәһәрдә торыгыз һәм ул шәһәрдә теләгәнегезчә ашагыз вә: "Я Рабби, хаталарыбызны ярлыка", – дип әйтегез, вә шәһәр капкасыннан кергәндә түбәнчелек белән керегез!" Шулай булсагыз, хаталарыгызны ярлыкарбыз, изгелек кылучыларга нигъмәтләребезне арттырып бирербез. (161) Аларның залимнәре алыштырды шәһәргә кергәндә әйтер өчен Аллаһ өйрәткән сүзне башка сүзгә. Золым итүләре сәбәпле без аларга күктән ґәзаб җибәрдек. (162) Ий Мухәммәд г-м! Дәрья буена утырган авыл халкының хәленнән сорагыл! Алар шимбә көн Аллаһ хөкемен боздылар, балыклар шимбә көн яр буена килеп суның өстенә чыгар иделәр, әмма башка көнне су өстенә чыкмас иделәр. (Яһүдләр, гыйбадәт өчен вә бәйрәм итәр өчен үзбелдекләре белән җомга көн урнына шимбә көнне билгеләделәр. Шул сәбәпле Аллаһ аларга шимбә көнне гыйбадәтне генә фарыз итеп дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Алар шимбә көнне су өстенә чыккан балыкларны елымнар белән чорнап куеп, икенче көнне ала торган булганнар. Бу эшләре аларның Аллаһуга каршы хәйлә-мәкерләре иде). Бозыклык кылучы фәсыйкларны әнә шулай сыныйбыз. (163)