Я Рабби! Безгә һидәятле күркәм тормышны нәсыйб ит! Һәм ахирәттә күркәм тормышны бир! Тәхкыйк без Синең хөкемнәреңә итагать иттек, туры юлыңа күнелдек! Аллаһу тәгалә әйтте: "Үзем теләгән кешегә ґәзабымны ирештерермен һәм рәхмәтем дә киңдер, һәрнәрсәне сыйдырды. Ул рәхмәтебезне кәфердән вә Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләргә бик тиз бирербез, ул тәкъва кешеләр зәкятләрен бирерләр һәм Безнең аятьләребезгә ышанырлар. (156) Укый-яза белмәгән рәсүлебез – Мухәммәд г-мгә ияргән кешеләргә рәхмәтебез ирешер, кулларындагы тәүрат, инҗил китапларында рәсүлнең сыйфатлары язылганын табарлар, Мухәммәд г-м, аларны гөнаһлы эшләрдән тыяр вә саваплы эшләргә өндәр, яхшы-пакь нәрсәләрне аларга хәләл кылыр, зарарлы-пычрак нәрсәләрне аларга хәрам кылыр, аларда булган авырлыкны вә диннәрендәге каты хөкемнәрне алардан бетерер, расүлгә ышанып, аны зурласалар вә аңа ярдәм итсәләр һәм ул китергән һидәят яктылыгы булган Коръән хөкемнәренә иярсәләр, алар – өстенлек табучылар. (157) Әйт: "Ий кешеләр! Тәхкыйк мин барчагызга – бөтен дөнья кешеләренә Аллаһудан җибәрелгән рәсүлмен". Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ мөлке, Аллаһудан башка Илаһә һич юк, Ул тергезә вә үтерә, Аллаһуга һәм укый-яза белмәгән рәсүленә ышаныгыз! Ул – расүл, Аллаһуга вә аның сүзләренә ышана, аңа иярегез, шаять туры юлга күнәрсез! (158) Муса кауменнән бер җәмәгать бар, алар кешеләрне хак дингә өндәрләр һәм хаклык белән гаделлек кылырлар. (159)