Ягъкуб балаларын дәрьядән үткәрдек, дәрьядән үтеп киткәч, сынымга табынучы каум янына бардылар һәм сынымнарга кызыктылар: "Ий Муса! Син дә безгә шундый сыным ясап бир", – диделәр. Муса әйтте: "Тәхкыйк сез бик надан каумсез, шунлыктан мәгънәсез сүзләрне сөйлисез". (138) Ий каумем! Аларның эшенә кызыкмагыз, Аллаһу тәгалә аларны сынымнары белән бергә һәлак итәчәк һәм аларның кылган гамәлләре һәммәсе батыл, яраксыз. (139) Янә әйтте: "Аллаһудан башканы сезнең Илаһә кылырга өстәрменме? Вә Ул сезне заманыгызда бөтен кешеләрдән артык кылды. (140) Ий Ягъкуб балалары! Без сезне Фиргаун кауменнән коткардык, алар сезне каты ґәзаб белән ґәзаб кылыр иделәр, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны үтерер иделәр. Ошбу эшләрдә Аллаһ тарафыннан олугъ бәла вә сынау бар сезнең өчен. (141) Мусаны тур тавында утыз кичә вә утыз көн тотмак белән вәгъдә кылдык, вә ул утыз көнне янә ун көн кушып тәмам иттек, Раббысының вәгъдәсе кырык кичтә тәмам булды. Муса, Тур тавына киткәндә кардәше Һарунга әйтте: "Каумем арасында минем урынымда кал һәм аларның эшләрен төзек кыл вә бозыклык кылучылар юлына кермә!" (142) Муса вәгъдә кылынган урыныбызга килгәч, Раббысы аңа сөйләде, ягъни сөйләштеләр, Муса Аллаһуны күрергә теләп әйтте: "Ий Раббым! Миңа күрен, мин сиңа карыйм", – дип. Аллаһ әйтте: "Юк мине күрә алмассың, ләкин тауга карагыл, әгәр тау урынында тора алса, мине күрерсең". Мусаның Раббысы тауга һәйбәт нурын төшергәч, тауны кисәкләр кылды, вә Муса һушы китеп егылды, Муса гакылына килгәч әйтте: "Ий Раббым! Сине һәрбер кимчелектән пакьсең дип беләмен, сиңа тәүбә иттем вә мин өммәтем арасында иң әүвәлге мөэминмен". (143)