Аллаһуга хак булмаган сүзне миңа әйтмәү тиешле, мәгәр хак сүзне әйтү миңа ваҗебдер. Раббыгыздан мин сезгә ачык могҗизалар китердем, ий Фиргаун, минем белән Ягъкуб балаларын җибәргел!" (Фиргаун, Ягькуб балаларын авыр эшләрдә эшләтеп, үзенә гыйбадәт кылдырып тота иде. Шуның өчен Муса аларны алып китәргә теләде). (105) Фиргаун әйтте: "Әгәр могҗиза китергән булсаң, ул могҗизаны хәзер күрсәт, күрик, әгәр мин пәйгамбәр дигән сүзендә дөрес булсаң", – дип. (106) Муса таягын җиргә салды, шул вакыт таяк зур ала елан булды, барчасы качтылар. Фиргаун үтенгәч, Муса таягын тотты, янә таяк булды. (107) Янә Муса изүеннән кулын чыгарды, шул вакыт аның кулын кояш кеби ялтырый торган итеп күрделәр. (108) Фиргаун кауменең олылары әйттеләр: "Тәхкыйк бу Муса бик оста сихерчедер", – дип. (109) "Сезне Мысырдан куып чыгармакчы була, бу хакта нинди киңәш бирәсез", – диделәр. (110) Фиргаунга әйттеләр: "Муса белән кардәш Һарунның эшләрен ашыктырма вә шәһәрләргә кешеләр җибәр, Муса янына җыелсыннар. (111) Сиңа һәр оста сихерчене китерерләр", – дип. (112) Сихерчеләр Фиргаунга җыелып килделәр вә әйттеләр: "Әгәр Мусаны җиңсәк, әлбәттә, безгә бәясе кирәк булыр", – дип. (113) Фиргаун әйтте: "Әгәр җиңсәгез, әлбәттә, сезгә бәясе булыр һәм, әлбәттә, минем якыннарымнан булырсыз", – дип. (114) Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ташлыйкмы?" (115) Муса әйтте: "Сез ташлагыз", ташлаганнары заманда кешеләрнең күзләрен сихерләделәр вә куркыттылар һәм көчләре җиткәнчә олугъ сихерне күрсәттеләр, ташлаган таяк вә арканнары барчасы елан булып күренделәр. (116) Мусага: "Таягыңны җиргә ташла", – дип вәхий кылдык, Муса таягын ташлады исә, зур елан булып сихерчеләрнең елан булып күренгән таяк вә арканнарын йотып бетерде. (117) Хаклык өскә чыгып аларның сихергә таянып эшләгән ялган эшләре батыл булды – юкка чыкты. (118) Шул урында сихерчеләр җиңелделәр вә хур булып кайттылар. (119) Фиргауннең сихерчеләре Мусаның могҗизасын күргәч, иман китерделәр һәм Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар. (120)