Әгәр шәһәр кешеләре иман китереп, Аллаһуга тәкъвалык кылсалар иде, әлбәттә, аларга Җирдән вә Күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек, ләкин Аллаһ хөкемнәрен ялган диделәр, аларны ґәзаб белән тоттык көферлекне кәсеб иткәннәре өчен. (96) Әйә имин булырлармы Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүче шәһәрләр кешеләре йоклаган хәлләрендә Безнең ґәзабыбызның килүеннән? (97) Яки ул шәһәрләр кешеләре имин булырлармы аларга ґәзабыбызның килүеннән көндез уен-көлкедә булган вакытларыңда? (98) Яки алар Аллаһуның хәйлә-мәкереннән имин булырлармы? Һичбер инсафлы кеше Аллаһ мәкереннән курыкмыйча имин тормас, мәгәр һәлак буласы каумнәр генә Аллаһ мәкереннән курыкмыйча тыныч торырлар. (99) Халыклары һәлак булган Җиргә соңыннан хуҗа булган кешеләргә Аллаһу тәгаләнең: "Әгәр теләсәк, гөнаһлары өчен һәлак итәрбез һәм күңелләрен мөһерләрбез, аннары хак сүзне ишетми торган булырлар", – дигән хәбәре килмәдеме? (100) Ий Мухәммәд г-м! Ошбу үзебез һәлак иткән шәһәр хәбәрләрен сиңа сөйлибез. Тәхкыйк рәсүлләре аларга ачык дәлилләр вә могҗизалар белән килделәр, иман китерер булмадылар әүвәлдә Аллаһ аятьләрен ялган дигәннәре өчен. Әнә шулай Аллаһ кәферләрнең күңелләрен мөһерләр, һичнәрсә аңламаслар. (101) Ул кәферләрнең күбрәген ґәһедле тапмадык, бәлки ґәһедсез вә вәгъдәсез таптык вә тәхкыйк аларның күбрәген камил фасыйклар таптык. (102) Вә югарыда сөйләнгән пәйгамбәрләрдән соң Фиргаун белән аның олыларын хак дингә өндәр өчен хәзрәти Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек аятьләребез вә могҗизаларыбыз белән, без җибәргән нәрсәләргә золым кылдылар. Гыйбрәт күзе илә карагыз, бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды? (103) Муса Фиргаунга әйтте: "Ий Фиргаун, мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуның расүлемен. (104)