Шөґәеб кауменнән ышанмаучы тәкәбберләре әйтте: "Ий Шөґәеб үзеңне вә сиңа ияреп иман китергәннәрне шәһәребездән чыгарырбыз, яки безнең динебезгә кайтарылырсыз", – дип. Шөґәеб әйтте: "Без сезнең динегезне яратмасак та батыл динегезгә безне көчләп кайтарырсызмы? Юк кайтара алмассыз", – дип. (88) Шөґәеб әйтте: "Аллаһ, үзенең рәхмәте белән безне сезнең батыл динегездән коткарганы соңында янә шул батыл дингә кайтыйкмы? Әгәр сезнең батыл динегезгә кире кайтсак, Аллаһуга әллә ниләрне ифтира кылган булырбыз, безгә сезнең батыл динегезгә кайтмак һич тә дөрес булмас, мәгәр тәрбиячебез – Аллаһ теләсә генә, ләкин батыл дингә кайтуны Аллаһ, әлбәттә, теләми. Аллаһу тәгалә һәрнәрсәне белеме белән чорнап алды, без Аллаһуга тәвәккәл кылдык, сездән курыкмыйбыз. Ий Раббыбыз! Безнең белән кәйбер каумебез арасында булган хәлне хаклык белән хөкем ит! Син, әлбәттә, эшне ачыклаучыларның хәерлесесең. (89) Шөґәеб кауменнән олугъ кәферләре әйттеләр: "Әгәр Шөґәебкә иярсәгез тәхкыйк шул сәгатьтә үк һәлак булырсыз", – дип. Ягъни ислам диненә керүдән үз каумнәрен үлем җәзасы белән куркытып тыйдылар. (90) Ул кәферләрнең башына зилзилә купты вә өйләреннән дә чыга алмыйча бөгелеп төшеп һәлак булдылар. (91) Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр шәһәрләреңдә гүя тормаган да кеби булдылар, Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр һәлак булучылар. (92) Шөґәеб, әйтте: "Ий каумем! Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештердем һәм сезне үгет-нәсыйхәт кылдым, инде мин Аллаһуга ышанмаган вә миңа дошман булган кәферләрнең һәлак булулары өчен ничек кайгырыйм?" (93) Шәһәрләргә һич пәйгамбәрләр җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк тә инкяр иткәннәре өчен ул шәһәр кешеләрен бәла-каза белән мөбтәлә кылдык, шул эшебезне белсәләр, шаять Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүдән туктарлар, түбәнчелек илә Аллаһуга кайтырлар. (94) Соңра авыр хәлләрен яхшы хәлгә алыштырдык, хәтта ки үзләре вә маллары күбәйде, ләкин янә шөкер итмәделәр вә әйттеләр: "Бәла-казаның ирешүе дә, шатлыкның ирешүе дә пәйгамбәрләргә каршылык күрсәткәннән түгел, бәлки табигать гадәтедер, ата-аналарыбызга да бәла-каза ирешкән", – дип, аларны кинәттән тоттык, сизмичә дә калдылар. (95)