Лут кауменең җавабы башкача булмады, мәгәр әйттеләр: "Лутны һәм иптәшләрен шәһәрегездән чыгарыгыз, чөнки алар үзләрен пакь дип бездән җирәнгән булалар", – дип. (82) Лутны вә әһелене коткардык, мәгәр хатынын коткармадык – һәлакәттә калучылардан булды. (83) Вә алар өстенә таш яудырдык, гыйбрәт күзең илә карагыл явыз кәферләрнең ахыр хәле ничек булды? (84) Вә Мәдйан шәһәренә кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек. Кауменә әйтте: "Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Тәхкыйк сезгә Аллаһудан ачык могҗизалар килде, үлчәүләрегездә тигезлек кылыгыз, кешеләргә нәрсә сатканда да ким үлчәмәгез вә Аллаһ рәсүлләр җибәреп, Җир өстендә төзеклек кылганы соңында сез анда бозыклыклар кылмагыз! Бу хөкемнәр сезнең өчен хәерле, әгәр хак сүзгә ышанучылардан булсагыз. (85) Мөэминнәрне куркытып Аллаһ юлыннан туктатыр өчен вә Аллаһуга ышанган кешеләрне Аның юлыннан барырга ирек бирмәс өчен һәм ислам динен үзгәртеп бозар өчен һәрбер юл өстендә, ягъни мөселманнарның дини эшләре өстендә утырмагыз вә һәм Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтен, ярдәмен хәтерләгез! Бит әүвәлдә аз идегез, Аллаһ сезне күбәйтте, вә игътибар илә карагыз! Аллаһуга вә расүлгә карышып бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды? (86) Шөґәеб әйтте: "Сезләрдән мин китергән Аллаһ хөкемнәренә ышанучы таифә вә ышанмаучы таифә булса, сез, ышанучылар, сабыр итеп түзегез, хәтта Аллаһ арабызда хөкем иткәнгәчә! Ул хакимнәрнең иң хәерлесе. (87)