Гад каумен һәлак иткәннән соң сезне халифә кылды вә сезне Хәҗаз белән Шам арасында булган җирләргә урынлаштырды, йомшак балчыклардан сарайлар, тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, Аллаһу тәгаләнең нигъмәтләрен хәтерегезгә алыгыз вә Аллаһ хөкемнәрен бозып җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез. (74) Салих кауменнән тәкәбберләнүче олугълары әйтте Салихка иман китергән зәгыйфь мөэминнәргә: "Салихның пәйгамбәр икәнлегенә ышанасызмы?" Мөэминнәр әйттеләр: "Салих белән бирелгән могҗизага ышанабыз", – дип. (75) Тәкәбберләнеп иман китермәгәннәре әйттеләр: "Сез иман китергән нәрсәләрне без инкяр итүчеләрбез", – дип. (76) Үзләре сорап алган дөяне үтерделәр һәм Раббыларының әмеренә каршы тәкәбберлек кылдылар вә: "Ий Салих, безгә вәгъдә кылган ґәзабыңны китер, әгәр рәсүлләрдән булсаң", – диделәр. (77) Һәм аларны зилзилә – каты селкетү тотты, йортларыннан чыга да алмыйча һәлак булдылар. (78) Аннары Салих г-м аларны ташлап китте вә әйтте: "Мин сезгә пәйгамбәрлегемне ирештердем һәм үгет-нәсыйхәт кылдым, ләкин сез сезнең файдагызга нәсыйхәт кылучыны сөйми торган каум икәнсез. (Шуннан соң Салих г-м Мәккәгә барып, үлгәнче анда торды). (79) Вә Лутны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте кауменә: "Әйә сез фәхеш эшне кыласызмы? Бу фәхеш эшне сездән элек галәмдә һичкем кылмады". (80) Тәхкыйк сез хатыннарны ташлап ирләргә шәһвәт белән якынлык кыласыз бәлки, әлбәттә, сез хактан үткән каумсез. (81)