Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз", – диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше", – диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз" – дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. (102) Әгәр яһүдләр, Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылсалар һәм сихырны ташласалар, әлбәттә, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр алар өчен хәерле, әгәр аңласалар. (103) Ий мөэминнәр! Мухәммәд г-мгә: "Раґинә", – дип әйтмәгез, бәлки: "Безгә рәхмәт карау илә карагыл", – дип әйтегез һәм аның сүзләренә колак салыгыз! Бит Аллаһуга яки пәйгамбәргә киреләнеп кәфер булган кешеләргәдер каты ґәзаб. (Сахәбәләр, Мухәммәд г-мгә безләрне һидияттә уңышка ирештер дигән мәгънәдә "раґинә" дип әйтә торган булганнар. Ул сүз яһүд телендә "ахмак" мәгънәсендә булып, сахәбәләрдән бу сүзне яһүдләр ишеткәч, Мухәммәдне сүгәргә сәбәп булды дип шатланганнар. Шуннан соң Аллаһ бу сүзне әйтүдән Сахәбәләрне тыйды.), (104) Ий мөэминнәр! Раббыгыздан сезгә хәерле аятьләрнең иңевен кәферләр һәм мөшрикләр һич тә яратмыйлар. Аллаһ, үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылыр, Ул үзенә итагать иткәннәргә олугъ фазыйләт иясе. (105)