сезгә Раббымның хөкемнәрен ирештерәмен вә мин сезне яхшылыкка өндәп үгет-нәсыйхәт кылучы сүземдә ышанычлы пәйгамбәрмен." (68) Әйә ґәҗәбләнәсезме арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә, ул китап сезне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен иңдерелде, янә хәтерләгез, Нух каумен һәлак иткәннән соң Аллаһ сезне алар урынына китерде һәм сезне халык кылынышыгызда куәт белән артык кылды, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегездә саклагыз, шаять ґәзабтан котылырсыз. (69) Әйттеләр: "Ий Һуд! Безләрне бер Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз дип боерырга килдеңме? Вә аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарны ташлагыз, дип әйтергә килдеңме? Безгә вәгъдә кылган ґәзабыңны китер, әгәр дөрес сөйләүче булсаң", – дип. (70) Һуд әйтте: "Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан ґәзаб вә ачуның килмәге тиешле булды, әйә сез үзегез вә аталарыгыз Аллаһ дип атаган сынымнарыгыз хакында минем белән низаглашасызмы? Бит Аллаһ сынымнарга гыйбадәт кылуның дөреслеге хакында һичбер дәлил иңдермәде, башыгызга киләчәк һәлакәтне көтегез! Мин дә сезнең белән бергә үземә тиешле дәрәҗәләрне көтүчеләрдәнмен". (71) Һудны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык үз рәхмәтебез белән вә аятьләребезне ялган диючеләрнең нәселен кистек, һәлак итеп бетердек, чөнки алар иман китермәделәр. (72) Вә Сәмүд кауменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: "Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз юк (Сәмүд кауме Салих пәйгамбәрдән могҗиза итеп, ошбу таштан дөя чыгар, диделәр, Салих дога кылды, дөя чыкты, ләкин алар һаман иман китермәделәр). Тәхкыйк сезгә Аллаһудан минем пәйгамбәрлегемә галәмәт килде, ошбу дөя сезгә галәмәт өчен җибәрелгән дөядер, аңарга ирек бирегез, Аллаһ җирендә ашасын, явызлык белән аңарга кул тидермәгез, юкса сезгә рәнҗеткүче ґәзаб ирешер. (73)