Тәхкыйк Без аларга китап белән килдек, ул китапны белеп, ачык аңлатып бәян кылдык, ул Коръән һидәят вә рәхмәт аның хаклыгына ышанып гамәл кылучы мөэминнәр өчен. (52) Коръән белән гамәл кылмаучылар көтмиләр һичнәрсәне, мәгәр Коръәндә хәбәр бирелгән Аллаһуның ґәзабын көтәләр, Коръән хәбәр биргән кыямәт көне килсә, дөньяда вакытта Коръәнне онытып йөргән кешеләр әйттеләр: "Тәхкыйк Раббыбызның рәсүлләре безгә хакны китергән булганнар икән, без кабул итмичә һәлак булган икәнбез, әйә безгә шәфәгать итүчеләр бармы? Булса безгә шәфәгать итәр иделәр, яки безгә дөньяга кире кайту бармы? Әгәр кире кайтсак, әүвәлдә кылган эшләребездән башка яхшы эшләрне кылыр идек", – дип. Тәхкыйк бөтен гамәлләрен шайтан юлына сарыф итеп һәлак булдылар, вә алардан Аллаһуга тиңдәш кылган затлары гаеп булдылар. (53) Тәхкыйк Раббыгыз – Аллаһ, алты көн эчендә Җирне вә Күкләрне төзеде, соңра боерыгы Ґәрешкә карарланды. Аллаһу тәгалә төн караңгысы белән көнне каплар, ул төн көнне ашыгып өстәр, ягъни туктамыйча бер-бер артлы килеп торырлар, Кояш, Ай вә йолдызлар Аллаһ әмере буенча йөриләр, әгаһ булыгыз! Халык кылмак, һәр эшкә әмер бирмәк Аллаһ эше түгелме? Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ бәрәкәт иясе булды. (54) Аллаһуга зарыйлык кылып, хаҗәтләрегезне сорагыз! Сорауда чиктән чыгучыларны Аллаһ, әлбәттә, сөйми. (Мәсәлән: тәүбә итеп төзәлмичә җәһәннәм ґәзабыннан имин булуны сорау һәм фарыз, ваҗеб вә сөннәт гамәлләрен үтәмичә җәннәт сорау һич тә дөрес булмый). (55) Пәйгамбәрләр җибәреп ислах кылганнан соң Җир өстендә бозыклык кылмагыз! Газабыннан куркып, рәхмәтен өмет итеп Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз һәм хаҗәтләрегезне сорагыз! Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, Аллаһуның рәхмәте якын. (56) Ул – Аллаһ, яңгырдан алда җил җибәрер, рәхмәте белән шатландырмак өчен, хәтта ки ул җил, яңгырлы авыр болытны алып килсә, сөрербез ул болытны үлгән-үләнсез шәһәр өстенә, ул шәһәргә яңгырны яудырырбыз вә ул яңгыр белән төрле җимешләрне чыгарырбыз, әнә шулай мәетләрне чыгарырбыз, шаять вәгазьләнерсез. (57)