Җәннәт әһеле, җәһәннәм әһеленә әйтер: "Тәхкыйк без Аллаһ вәгъдә кылган җәннәтне менә инде таптык, сез дә Раббыгыз вәгъдә кылган җәһәннәмне таптыгызмы инде?" Алар: "Әйе, таптык", – диярләр. Алар арасыннан берәү: "Аллаһуның ләгънәте залимнәргә тиешле булды", – дип кычкырыр. (44) Ул – җәһәннәм әһелләре, кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, мөселманнарның алар ягына үзгәрүләрен телиләр һәм ахирәтне инкяр итәләр иде. (45) Җәннәт белән җәһәннәм арасында пәрдә бар, ул пәрдә өсләреңдә ирләр бар, ул ирләр җәннәт вә җәһәннәм кешеләрен йөзләреннән танырлар, чөнки җәннәт кешесенең йөзе ак, җәһәннәм кешесенең йөзе кара булыр. Ул ирләр җәннәт кешеләренә кычкырырлар тынычлык һәм һәлакәтлектән котылмак сезгәдер, дип, үзләре һәмишә җәннәткә кермәгән булырлар һәм җәннәткә керүне өмет итеп торырлар. (46) Әгъраф-Пәрдә өстендәге ирләрнең күзе җәһәннәм әһеле тарафына төшсә: "Ий Раббыбыз! Безне залим каумнәр белән бергә кылмагыл", – диярләр. (47) Янә Әгърафдагы ирләр, залим ирләрне галәмәтләре белән танырлар һәм әйтерләр: "Дөньяда җыйган малыгыз вә тәкәбберләнүегез бүген сезгә файда бирмәде", – дип. (48) "Ий сез җәһәннәм әһелләре! Дөньяда вакытта хәзрәти Билал бик көчле иманлы булып та, кол яки ярлы булганы өчен генә әнә шундыйларга Аллаһ рәхмәтен ирештермәс", – дип ант итеп әйтә идегез, хәлбуки алар җәннәттәләр. Ә сез хур булып җәһәннәмдәсез", – диярләр. Шул вакытта көчле иманлы ярлы мөселманнарга: "Җәннәткә керегез! Сезгә курку булмас һәм кайгылы да булмассыз", – диелде. (49) Тәмуг әһеле, җәннәт әһелләренә нида кылыр: "Ий җәннәт әһелләре! Безгә җәннәттән су коеп бирегез, яки Аллаһ сезне ризыкландырган җимешләрдән бирегез", – дип. Җәннәт әһелләре сез сораган нәрсәләрне Аллаһ сезгә хәрам кылды диярләр. (50) Алар хак динне җиңелгә вә уенга санадылар һәм аларны дөнья байлыгы алдады, бүген без дә аларны җәһәннәмгә салып онытырбыз, бу көннәренә юлыгачакларын онытканнары һәм аятьләребезне инкяр иткәннәре өчен. (51)