Аллаһ әйтер: "сездән әүвәл үткән, үзегез кеби адашкан җәмәгать эченә керегез, ул – җәмәгать җеннәрдән вә кешеләрдән, һәммәгез дә җәһәннәм утына керегез", – дип. Һәркайчан җәһәннәмгә бер җәмәгать керсә, андагы дустына ләгънәт укыр, хәтта җәһәннәмгә җыелып бетсәләр, иярүчеләре ияртүче башлыкларына әйтер: "Ий Раббыбыз! Безне менә шулар аздырды, безгә караганда ут ґәзабын аларга ике өлеш бир! Аллаһ әйтер: "һәммәгезгә дә ике өлеш бар, ләкин белмисез". (38) Башлыклары үзләренә ияргән кешеләргә әйтерләр: "Сезнең бездән артык фазыйләтегез булмады, ягъни көферлектә бертигезбез", – дип, кәферне кәсеб итүегез сәбәпле ґәзабны татыгыз! (39) Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр вә аятьләребез белән гамәл кылудан тәкәбберләнделәр, аларга Күк ишекләре ачылмас, ягъни азрак изгелекләре булса, ул да кабул булмас һәм җәннәткә кермәсләр, хәтта дөя энә күзеннән чыкканчы, ягъни дөянең энә күзеннән чыгуы мөмкин булмаса, аларның да җәннәткә керүе мөмкин түгел. Залимнәрне әнә шулай җәза кылырбыз. (40) Аларга җәһәннәм утыннан булган түшәк һәм өсләрендә уттан пәрдә бар. Әнә шулай җәза кылырбыз залимнәрне. (41) Бәгъзе кешеләр иман китереп изге гамәлләр кылдылар, һичкемгә көче җитмәгән йөкне йөкләмибез, мәгәр көче җиткәнне генә. Алар җәннәт ияләре, анда мәңге калачаклар. (42) Без аларның күңелләрендә булган хөседне суырып алдык, аларның аяк асларыннан елгалар агар, әйтерләр: "Безне бу җәннәткә күндерүче Аллаһуга мактау булсын, әгәр Аллаһ күндермәсә, үзебез белеп күнелүче булмас идек, тәхкыйк Раббыбызның рәсүлләре дөньяда безгә хак аятьләрне китерделәр, без Аллаһуның рәхмәте белән кабул иттек", – дип. Аларга нида кылыныр: "Бу җәннәт белән варис ителдегез кылган гамәлләрегез өчен", – дип. (43)