Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис! Мин сине Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, сине сәҗдә кылудан ни нәрсә тыйды?" – дип. Иблис әйтте: "Мин аңардан артыграк, чөнки мине уттан яраттың, әмма Адәмне балчыктан яраттың". (12) Аллаһ әйтте: "Алай булса, җәннәттән чык! Аллаһуның кушканына карышып җәннәттә сиңа тәкәбберләнү һич дөрес булмас, чык аннан, хур вә рисвайлар җөмләсеннәнсең". (13) Иблис әйтте: "Ий Раббым, мине үтермә, кубарылачак көнгә чаклы яшәргә дөньяда миңа ирек бир". (14) Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, мәгълүм вакыткача рөхсәт бирелгәннәрен, ягъни кыямәткәчә, яшә", – дип. (15) Иблис әйтте: "Адәм өчен мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне алдап аздырмак өчен туры юлың өстендә утырачакмын. (16) Янә аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан һәм уңларыннан вә сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың". (17) Аллаһу тәгалә әйтте: "Бозылганың вә рәхмәттән сөрелгәнең хәлдә чык җәннәттән! Кешеләрнең сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып җәһәннәмне тутырачакмын". (18) Аллаһ әйтте: "Ий Адәм, үзең вә хатының – Һава җәннәттә торыгыз вә теләгән урыннан ашагыз, әмма ошбу агачка якын бармагыз, әгәр якын барсагыз, залимнәрдән булырсыз". (19) Аларга шайтан вәсвәсә кылды аларның ябык гаурәтләрен ачмак өчен һәм әйтте: "Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне яки җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен сезне ошбу агачтан тыйды", – дип. (20) "Тәхкыйк мин сезгә яхшылыкны телимен", – дип ант итте Иблис. (21) Алдап аларны агачка якын китерде. Алар агачтан ашадылар, гаурәтләре ачылды вә җәннәт яфраклары белән гаурәтләрен капларга ашыктылар, аларга Раббылары кычкырды: "Әйә! Мин сезне ошбу агачтан тыймадыммы? Вә тәхкыйк шайтан сезгә ачык дошман, сакланыгыз, дип әйтмәдемме?"дип. (22)