Al-A'raaf

بسم الله الرحمن الرحيم

Мәгънәсен Аллаһу тәгалә белә. (1) Бу – Коръән сиңа иңдерелгән китап, Коръән хакында күңелеңдә шик булмасын, Аның белән гөнаһларны куркытмаклыгың вә мөэминнәрне вәгазь кылмаклыгың өчен иңдердек. (2) Барчагыз да Раббыгыздан иңдерелгән Коръәнгә иярегез вә Коръәннән башка Вәлиләргә иярмәгез! Ләкин бик аз вәгазьләнәсез. (3) Китабыбызга иярмәгәннәре өчен күпме шәһәр халыкларын һәлак иттек, шәһәрләргә ґәзабыбыз кич эчендә килде, яки көндез ял иткән вакытларында килде. (4) Безнең ґәзабыбыз аларга килгәндә, башка дәгъвәләре булмас, мәгәр: "Аллаһуга карышып үзебезгә үзебез залим булуыбыз сәбәпле бу ґәзаб безгә килде", – дип әйтүләре булыр. (5) Бездән үзләренә расүлләр күндерелгән каумнәрдән, әлбәттә, сорарбыз: "Расүлләр сезгә безнең хөкемнәрне ирештерделәрме", – дип, янә рәсүлләрдән дә, әлбәттә, сорарбыз: "Безнең, хөкемнәребезне ирештердегезме? Каумегез кабул иттеме", – дип. (6) Ул каумнәргә кылган эшләрен белеп сөйләрбез вә Без алардан гаиб булмадык, бәлки һәрвакыт яннарында хазир булдык. (7) Хисаб көнендә булачак савап илә гөнаһны үлчәү мизаны хак, берәүнең үлчәүдә савабы авыр килсә, алар ґәзабтан котылып, өстенлек табучылар. (8) Вә берәүнең үлчәүдә савабы аз килсә, андый кешеләр һәлак булучылар, гамәл кылмыйча аятьләребезгә золым иткәннәре өчен. (9) Тәхкыйк Без сезне Җир өстенә урынлаштырдык, ничә төрле файдалану куәтен бирдек вә Җир өстендә тереклек итүегез өчен кирәк нәрсәләрнең барын да бар иттек, ләкин бик аз вакытта шөкер итәсез. (10) Тәхкыйк төп атагыз – Адәмне балчыктан халык кылдык, соңра күркәм сурәтле иттек, моннан соң фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә карап сәҗдә кылыгыз", – дип, фәрештәләр Адәмне хөрмәтләп сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул сәҗдә кылучылардан булмады. (11)