Әйт: "Әгәр җәннәт ялгыз сезгә генә тиешле булса, Аллаһ каршында, Аллаһудан үлем сорагыз! Сүзегез вә эшегез дөрес булса". (94) Әлбәттә, алар эшләгән явыз эшләренең газабыннан куркып, Аллаһудан үлемне мәңге сорамаслар. Аллаһ залимнәрнең эшен бик яхшы белә. (95) Ий Мухәммәд г-м, дөнья тереклегенә кешеләрнең комсызрагын, әлбәттә, яһүдләрне табарсың, һәм мөшриклектә аларны катырак мөшрик табарсың. Бер яһүд дөньяда мең ел яшәүне телидер. Ләкин ул яһүдиең дөньяда мең ел яшәве Аллаһ газабыннан аны ерак кылучы түгелдер. Аллаһ аларның кылган эшләрен күрүче. (96) Ий Мухәммәд г-м әйт: "Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһу тәгаләгә дә дошмандыр". Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде. Коръән Тәүрат вә Инҗилнең хаклыгын тәсдыйклаучы һәм туры юлга күндерүче, вә мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы. (Ґүмәр разыяллаһу ґәнһу, яһүдләрдән: "Ник Мухәммәдкә ышанмыйсыз?" – дип сорады. Алар: "Без Җәбраилгә дошманбыз, Мухәммәдкә вәхийны ул алып килде, шуның өчен Мухәммәдкә ышанмыйбыз", – диделәр. (97) Бер кеше Аллаһуга һәм Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, Җәбраилгә һәм Микәилгә дошман булса, ул кеше кәфердер. Аллаһ, әлбәттә, көферләргә дошмандыр. (98) Ий Мухәммәт г-м, шиксез, Без сиңа һәр нәрсәне ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек. Ул аятьләрне вөҗдансыз фәсыйк кешеләр генә инкяр итәләр. (99) Янә яһүдләр Тәүрат белән гамәл кылырга Аллаһуга ґәһед бирсәләр, алардан бер таифә ул гаһедне ташлады. Бәлки яһүдләрнең күберәге иман китермәс булды. (100) Һәм алар янына Аллаһудан рәсүл килгәч, үзләрендәге Тәүрат китабын дөресләп, китаб җибәрелгән адәмнәрдән, ягъни яһүдләрдән бер таифә Аллаһ китабы – Тәүрат вә Инҗилне артларына ташладылар, бәлки аларны белмәс булдылар. (101)