Сынымнар өчен билгеләнгән иген вә хайваннар хәрам, ул нәрсәләрне һичкем ашамас мәгәр без теләгән кешеләр, ягъни сынымнарга хезмәт итүчеләр генә ашар, дип нәфес теләкләре белән батыл хөкемнәр чыгардылар вә бәгъзе хайваннарга утыру, аркасына әйберләр йөкләү хәрам булды, дип кырга чыгарып җибәрәләр, дәхи хайванны бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә сынымнар исемен әйтеп бугазларлар һәм Аллаһ шулай кушты дип, Аллаһуга ялганны ифтира кылырлар, шуның өчен Аллаһ тиздән аларны каты ґәзаб белән җәза кылыр. (138) Янә әйттеләр: "Бу хайваннарның карнындагы туачак балалары ирләребезгә генә хәләл булып, хатыннарыбызга хәрамдыр, әгәр үлсә, ул үлгән хайван иргә дә, хатынга да хәләл булыр", – дип, батыл хөкемнәрен дин хөкемнәре дип сыйфатлаганнары өчен тиздән җәза кылырбыз, бит Аллаһ хөкем итүче вә белүче. (139) Белемсез ахмаклык белән үз балаларын үзләре үтерүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар һәм Аллаһ ризык кылып аларга хәләл нәрсәләрне үзләренә хәрам кылган кешеләр дә һәлак булдылар, бу эшләрне Аллаһ шулай кушты дип Аллаһуга ялганны ифтира кылганнары хәлдә. Тәхкыйк алар адаштылар һәм туры юлны табучы булмадылар. (140) Аллаһу тәгалә, бөек вә түбән агачлы җимеш бакчаларын вә хөрмә агачларын һәм игеннәрне төсләрен, тәмнәрен төрлечә итеп дәхи зәйтүн, гранат агачларын бер-берсенә охшаган вә охшамаган хәлләрендә халык кылды, өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен садака итеп бирегез! Аллаһ биргән ризыкларны бернинди юл белән әрәм-шәрәм итмәгез! Бит Аллаһ әрәм итүчеләрне һич сөйми. (141) Янә хайваннардан йөкләр күтәрә торганын һәм йоннарыннан түшәк ясала торганын халык кылдык, вә ашагыз-эчегез Аллаһ ризыкландырган хәләл-пакь ризыклардан вә шайтан эзенә иярмәгез! Ул сезгә ачык дошман. (142)