Дөньяда кылган саваплары вә гөнаһлары өчен ахирәттә һәр кеше өчен җәннәтләрдә һәм җәһәннәмдә төрле дәрәҗәләр булыр, Раббың кешеләрнең кылган эшләреннән гафил түгел. (132) Синең Раббың байдыр, кешеләрнең гамәлләренә мохтаҗ түгел вә Ул рәхмәт иясе. Әгәр Аллаһ теләсә Аңа итагать итмәгәнегез өчен сезне юк итәр дә, сезнең урыныгызга үзе теләгән затларны хуҗа кылыр, үзегезне башка каум балаларыннан бар иткән кеби. (133) Әлбәттә, Аллаһудан вәгъдә ителгән ґәзаб киләчәк, вә сез ґәзабтан котылу өчен Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз. (134) Коръән белән гамәл кылучыларга әйт: "Ий каумем! Үзегез теләгән урында, үзегез теләгәнчә батыл гамәлләрегезне кылыгыз! Тәхкыйк мин Раббым кушкан хак гамәлләрне кылучымын, тиздән эшләрегезнең нәтиҗәсен белерсез. Җәннәт йорты кемгә булачагын ахирәттә хисаб көнендә белерсез, әмма залимнәр исә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар. (135) Мөшрикләр, Аллаһ үстергән игеннәрдән, дүрт аяклы хайваннардан Аллаһуга өлеш кылдылар, үз белдекләре белән бу иген вә бу хайван Аллаһ өлеше булыр, вә бу иген һәм бу хайван сынымнарыбызның өлеше булыр диделәр, сынымнары өчен билгеләгән игеннәрен вә хайваннарын Аллаһ юлына бирмәс иделәр, әмма Аллаһ өлеше дип билгеләгән иген вә хайваннарын, яхшы булсалар, сынымнары юлына бирер иделәр. Диндә булмаган нәрсәләрне Аллаһ исеменнән эшләүләре нинди кабахәт эш. (136) Аллаһ белән сынымнары арасында нәзерләрен уртак кылуны изге эш итеп күрсәткән кеби, шайтан мөшрикләргә үз балаларын үтерүне дә изге эш итеп күрсәтте, бу кабахәт эшләре белән аларны һәлак итмәк вә Ибраһим г-мнән калган хак динне шөбһәле итеп күрсәтмәк өчен, әгәр Аллаһ теләсә алар бу эшне эшләмәс иделәр, инде Син аларны вә аларның ифтира кылуларын куй! Аллаһуга тапшыр. (137)