Аллаһу тәгалә, бер кешене һидәяткә – диндә туры юлга салырга теләсә, ислам дине өчен аның күкрәген ачып куяр, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ул кешенең күкрәген тар, күңелен хактан шикләнүче кылыр, шуннан соң бу кеше, күкрәге тар булу сәбәпле, хаклыктан тыгызланып – Аллаһ хөкемнәрен яратмыйча, гүя күккә чыгардай булыр. Әнә шулай Аллаһу тәгалә, Коръән аятьләренә ышанмаган яки ышанып та аның белән гамәл кылмаган кешеләрнең күңелләренә көферлек, мөшриклек яки монафикълык нәҗесен салыр. (125) Бу – Коръән кәрим, ачык мәгънәле бөтен аятьләре белән кешеләр өчен Раббыңның хак туры юлыдыр. Тәхкыйк аятьләребезне ачык бәян кылдык – яхшы аңлаттык вәгазьләнүчеләр өчен. (126) Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылган хак мөселманнарга Раббылары хозурында тынычлык, иминлек йорты җәннәтләр бар, вә Ул – Аллаһ кылган изге гамәлләре буенча аларның хуҗалары. (127) Аллаһу тәгалә кыямәт көнне кешеләрне һәм җеннәрне һәммәсен бер урынга җыяр һәм әйтер: "Ий җен таифәсе! Үзегезгә ияртеп күп кешеләрне аздырдыгыз", – дип. Вә җеннәргә дус булган кешеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз! Без бер-беребездән файдаландык, ягъни җеннәр безне аздырып теләкләренә ирештеләр, без аларның вәсвәсәсе белән гөнаһлы эшләрне эшләп нәфесләребез теләгәнне үтәдек һәм шул рәвештә яшәгәнебез хәлдә аңсыздан син билгеләгән әҗәлләребезгә ирештек", – дип. Аллаһ әйтер: "Сезнең урыныгыз җәһәннәм уты анда мәңге калырсыз, мәгәр Аллаһ мәңгегә калмауны теләгән кеше мәңгегә калмас. (128) Шайтан дусларын җәһәннәмгә салганыбыз кеби дөньяда бәгъзе залим каумне икенче залим каумгә ирекле кылырбыз Аллаһуга карышып азгынлыкны кәсеп иткәннәре өчен. (129) Ий җен вә кеше Таифәләре! Сезгә безнең аятьләребезне укучы һәм менә шушы куркынычлы көнегезгә юлыгачагыгыз белән куркытучы расүлләр үз җенесегездән килмәдеме? Динсезләр әйтерләр: "Бәли бүген без үз зарарыбызга шәһадәт бирәбез", – дип, аларны дөнья тереклеге алдады һәм кәфер икәнлекләре белән шәһадәт бирделәр. (130) Раббыңның расүлләр күндереп үзенең бөтен хөкемнәрен белдерүе – Аллаһ хөкемнәреннән хәбәрсез кешеләрне золым белән һәлак итмәссезлеге өчендер. (131)