Иман китереп тә – иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне катыштырмаган хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булачаклар һәм алар туры юлга күнегүчеләр. (82) Күңеле саф, иманы көчле һәм дине дөрес булган мөселман гына Аллаһ ґәзабыннан имин булачагына китергән дәлилебез – көчле дәлил, без аны Ибраһимгә бирдек, саф иманы, дөрес дине һәм хак эше белән өскә чыкканлыгын мөшрик кауме күрсен өчен. (Ибраһим пәйгамбәр һичкемнән курыкмыйча Намрут каумен исламга өндәгән өчен Намрут патшаның ачуы килеп, тау хәтле ут яндырып, Ибраһимне шул утка ташлатты. Ибраһим исә күлмәге дә көймичә уттан имин чыкты. Бу эш Ибраһимгә дәрәҗә өстенә – дәрәҗә булды. Намрутка һәм кауменә ґәзаб өстенә – ґәзаб булды.) Әнә шулай үзебез теләгән кешеләрнең дәрәҗәсен дөньяда да ахирәттә дә бөек кылабыз. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне белеп хикмәт белән эш кылучы. (83) Ибраһимгә Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, һәрберсен һидәяткә салдык вә Ибраһимнән элек Нухны һидәяткә салдык һәм Ибраһим нәселеннән – Даудны, Сөләймәнне, Әййүбне, Юсуфны, Мусаны, Һарунны һидәяткә салдык, һәм чын иманлы, изге гамәлле кешене әнә шулай һидәяткә салачакбыз. (84) Янә Зәкәряне, Яхъяны, Гыйсәне, Ильясны һидәяткә салдык, алар һәммәсе изгеләрдән. (85) Дәхи Исмагыйльне, Әлйәсәгьне, Юнусны, вә Лутны һидәяткә салдык, үз заманаларында бөтен дөнья кешеләреннән аларны дәрәҗәдә артык кылдык. (86) Вә ул пәйгамбәрләрне ата-бабаларыннан, балаларыннан һәм кардәшләреннән бәгъзеләрен һидәяткә салдык, аларны без сайладык һәм туры юлга күндердек. (87) Бу пәйгамбәрләрнең юлы – Аллаһу тәгаләнең изһар кылып ачык күрсәткән туры юлы. Бу юл белән үзе теләгән бәндәләрен һидәяткә салыр. Әгәр бу пәйгамбәрләр надан мөселманнар кеби бидеґәт гамәлләр белән яки мөшрикләргә ияреп Аллаһуга тиңдәшлек кылып мөшрик булсалар, әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде. (Ләкин пәйгамбәрләр, бидеґәт гамәлләре вә хорафат-ырымнарны дингә һич катнаштырмадылар, халыкка иярмәделәр һәм наданнарның, шәригатькә хыйлаф теләкләрен үтәмәделәр.) (88) Югарыда зекер ителгән затларга китап бирдек, шәригать хөкемнәрен өйрәттек вә пәйгамбәрләрне белдек. Әгәр мөшрикләр, пәйгамбәрләрне вә аларның эшләрен инкяр итсәләр, тәхкыйк хакны инкяр итми торган кешеләрне ул пәйгамбәрләргә яки аларның юлына беркеттек. (89) Ул пәйгамбәрләрне Аллаһ һидәяткә салды, аларның һидәятенә ияр! Коръән хөкемнәрен өйрәткән өчен сездән дөнья малын сорамыйм, диген! Ул – Коръән бөтен дөнья кешеләре өчен вәгазьдән башка нәрсә түгел. (Коръән, Аллаһудан дөнья малын кәсеп итәр өчен һәм мәетләргә укыр өчен бирелмәде. Бәлки ахирәтнең мәңгелек тормышына әзерләнергә юл күрсәтер өчен тере кешеләргә бирелде.) (90)