Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: "Сынымнарны Илаһә дип белеп, аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен", – дип. (74) Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне – могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез ышанучылардан булсын өчен. (75) Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым", – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде. (76) Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", – диде, Ай баегач мөшрикләргә карап: "Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", – диде. (77) Кояш тугач, аңа карап, көлеп әйтте: "Бу Кояш минем Раббымдыр – барысыннан да зуррак, Илаһә булырга яраклы", – дип, Кояш баегач, мөшрикләргә карап әйтте: "Ий каумем! Күрдегезме, Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә бизүчемен", – дип. (78) Ибраһим әйтте: "Батылдан хакка авышканым хәлдә Җир вә Күкләрне төзүче. Аллаһуга йөземне юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен", – дип. (79) Ибраһимнең кауме үзләренең батыл, пычрак эшләрен яклап Ибраһим белән әрепләштеләр. Аларга Ибраһим әйтте: "Ий мөшрикләр! Аллаһ һәм Аның хөкемнәре хакында минем белән әрепләшәсезме? Хәлбуки, тәхкыйк Ул мине туры юлга күндерде – Аллаһ белән тиңләштергән сезнең сынымнарыгыздан һәм Намурутыгыздан курыкмыймын, мәгәр Аллаһуның миңа берәр зарар теләвеннән куркам, Раббымның белеме һәрнәрсәне чолгап алды. Әйә сез вәгазьләнмисезме?" – дип. (80) Ибраһим әйтте: "Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгыздан мин ничек куркыйм? Ә сез исә һичнәрсәгә ярамаган сынымнарыгызны Аллаһуга тиңдәш кыласыз да Аллаһудан һич курыкмыйсыз, бит Аллаһ сынымнарны Илаһә урнына тотарга ярый дип хәбәр иңдергәне юк. Ике фирканың кайсысы Аллаһ ґәзабыннан имин булырга хаклырак? Ягъни Коръән юлыннан баручы хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булырлармы? Яки Коръән юлын күрмәүче мөшрикләрме имин булыр? Белсәгез әйтегез! (81)