Әнә шулай фәкыйрьләр хакында байларны фетнәләндердек, ул байлар әйтсеннәр өчен: "Әйә шул фәкыйрь кешеләрне безнең арадан Аллаһ җәннәт белән ингам кылдымы", – дип. Нигъмәтләргә шөкер итүчеләрне Аллаһ белүчерәк түгелме? Нигъмәтләрнең иң зурысы ислам динедер, шөкер итүнең иң зурысы ислам динен дөрес тотудыр. (53) Әгәр безнең аятьләребезгә ышанучылар синең яныңа килсәләр, вәгазь тыңламак яки белем алмак өчен, син аларга: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын! Сезгә рәхмәт кылуны Раббыгыз өстенә алды, сездән берәү наданлык белән бозык эшләрне кылса, аннары тәүбә итеп төзәлсә, тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле." (54) Әнә шулай аятьләребезне кешеләргә ачык итеп бәян кылабыз азгыннарның адашу юлы ачык беленсен өчен. (55) Әйт: "Ий мөшрикләр, сез гыйбадәт кыла торган Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылудан мин бик каты тыелганмын Аллаһ тарафыннан", – дип, янә әйт: "Ий мөшрикләр, сезнең нәфесләрегез теләгән бозык эшләргә, ялган динегезгә, батыл гадәтләрегезгә иярәчәк түгелмен, әгәр сезгә иярсәм, тәхкыйк адаштым һәм туры юлга күнелүчеләрдән булмамын". (56) Әйт: "Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак булган дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән ґәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак итүче ґәзаб белән хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян кыла вә ул хакны батылдан аеручыларның хәерлесе. (57) Әйт: "Әгәр сез ашыгып таләп иткән ґәзаб минем ихтыярда булса иде, әлбәттә, арабызда хөкем булып тиешле ґәзабны алыр идегез, Аллаһ залимнәрнең эшен белә. (58) Яшерен нәрсәләрнең ачкычлары Аллаһ кулында, аларны Аллаһудан башка белүче булмас, вә ул корыда һәм суда булган нәрсәләрне белә, янә агачтан бер яфрак төшсә, аны ул белә, дәхи туфрак астында кечкенә бер орлык булса һәм җирнең өстендә я эчеңдә аз гына юешлек я корылык булса, әлбәттә, Аллаһ аларны алдан ук белеп, Ләүхүл-мәхфузъда язып куймыштыр. (59)