Золым итүче каумнең ахыры киселде. Хакыйкый мактау бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле. (45) Әйт: "Ий Коръән белән гамәл кылмаучы гафилләр! Күрәсезме, фикерләп карыйсызмы? Әгәр Аллаһ колакларыгызны һәм күзләрегезне бөтенләй томалап куйса, Аллаһудан башка тагын Илаһә бармы? Бу нәрсәләрне сезгә кайтарып бирерләр. Карагыл дәлилләрне ничек ачык аңлатабыз, шуннан соң да алар аңламыйлар, хактан баш тарталар. (46) Әйт: "Күрдегезме, әгәр Аллаһ ґәзабы сезгә сиздермәстән кинәт кенә килсә, яки күренеп килсә, котыла алырсызмы? Аллаһ ґәзабы белән залим каумнәр генә һәлак буладыр." (47) Рәсүлләрне җәннәт белән шатландыручы вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп кенә күндерәбез. Иман китереп Коръән юлы белән тәрбияләнеп төзәлгән мөэминнәргә ахирәттә курку һәм кайгы булмас. (48) Аятьләребезне ялган диючеләр, аларны ґәзаб тотар игътикатлары һәм эшләре бозык булу өчен. (49) Әйт: "Мин сезгә әйтмимен Аллаһ хәзинәләре минем кулымда һәм яшерен нәрсәләрне беләмен вә һәм мин фәрештәмен", – дип, ("Аллаһ хазинәләре минем кулда булса, ни сорасагыз, шуны бирер идем, яшерен нәрсәләрне белсәм, һәрбер соравыгызга җавап бирер идем, фәрештә булсам, кешеләр эшли алмаган эшләрне эшләр идем", – диде). Диндә һичкемгә, һичнәрсәгә иярмимен, мәгәр миңа Аллаһудан вәхи ителгән сүзләргә генә иярәмен. Әйт: "Күзле белән сукыр бертигез булырмы? Коръән сүзләрен аңлар өчен фикерләп карамыйсызмы?" – дип. (50) Үлгәннән соң кубарылып, Раббылары алдында хөкем ителүдән куркучыларны – җәһәннәм ґәзабының катылыгы белән куркыт! Аларга анда Аллаһудан башка хуҗа һәм шәфкать итүче булмас, шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар. (Мөшрикләрнең байлары, Мухәммәд г-мгә: "Әгәр яныңнан фәкыйрьләрне кусаң, без сиңа иярербез", – диделәр. Аларның сүзенә карап янындагы фәкыйрьләрне кумакчы булды. Шул хакта түбәндәге аять инде. (51) Аллаһ ризалыгын өстәп көндезләрен вә кичләрен Раббыларына гыйбадәт кылган зәгыйфь яки фәкыйрь мөэминнәрне яныңнан кума! Ул кәферләрнең гамәленнән һичнәрсәне хисап итмәк сиңа тиеш түгел һәм синең гамәлеңнән һичнәрсәне хисап итмәк аларга тиеш түгел. Дошманнар сүзенә карап, фәкыйрьләрне яныңнан кума! Әгәр кусаң, залимнәрдән булырсың. (52)