Хак сүзләрне – төп мәгънәсенә төшенеп, тыңлаган кешеләр генә кабул итәрләр. Дөньяда яшәгән чакларында ук мәет булып яшәгән кәферләрне Аллаһ тергезү көнендә тергезер, аннары Аллаһуга кайтырлар. (36) Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлеген дөресләүче могҗиза иңдерелсәче", – дип. Син аларга әйт: "Тәхкыйк Аллаһ кадир могҗиза иңдерергә, ләкин аларның күберәге белмиләр. Ягъни могҗизага ышанмаган кешеләргә могҗизага ияреп ґәзаб килгәнен белмиләр. (37) Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби җәмәгать булудан башка нәрсә түгелләр. Ягъни үз җенесләре белән җәмәгать булып яшиләр, һәрбере үз хәлләре белән мәшгульләр һәм Аллаһуны да зекер итәләр. Ләүхүл-мәхфузъдагы китапта язмыйча һичнәрсәне калдырмадык, соңра һәр мәхлук кубарылып Раббыларына кайтырлар. (38) Безнең аятьләребезне ялган диючеләр, хак сүзләрне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзләрне сөйләүдән телсезләр, шуның өчен алар адашу караңгылыгындалар. Аллаһ үзе теләгән кешене Коръәннән гафил итеп хак юлдан адаштырыр, һәм үзе теләгән бәндәсен Коръән белән гамәл кылдырыр да – туры юлга күндерер. (39) Бидеґәтче мөшрикләргә әйткел: "Беләсезме, әгәр Аллаһудан башка да Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса – Аллаһуның каты ґәзабы яки куркынычлы кыямәт сезгә килгәндә үзегез Илаһә тоткан бер мәхлуктан ярдәм сорарсызмы? Әлбәттә, бу эшне эшләмәячәксез. (40) Бәлки сез куркынычлы вакытларда Аллаһуның үзенә түбәнчелек илә коллык күрсәтәсез һәм ярдәмне дә Аллаһудан гына сорыйсыз. Әгер Аллаһ теләсә сораган нәрсәгезгә юл ачар. Куркынычлы вакытларда ясалма, ялган илаһәгызны онытасыз. (41) Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк синнән әүвәл булган өммәтләргә дә расүлләр җибәрдек, ләкин алар инкяр иттеләр, без аларны ачлык вә башка авырлыклар белән җәзаладык шаять түбәнчелек белән Аллаһуга итагать итәрләр дип. (42) Әгәр аларга бездән авырлыклар ирешкән чакта түбәнчелек илә Аллаһуга коллык күрсәтсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылмас иде, ләкин күңелләре имансызлыктан каралып катты һәм шайтан аларга Аллаһуга каршы булган эшләрен изге итеп күрсәтте. (43) Алар Аллаһуның вәгазьләрен һәм ґәзаб белән куркытуын онытсалар – дөньяви эшләрендә уңышларга юл ачтык, хәтта алар Аллаһ биргән нигъмәт белән шатланыр һәм мактаныр булдылар, ләкин Аллаһуга шөкер итүне вә гыйбадәт кылуны оныттылар. Шул вакытта без аларны аңсыздан ґәзаб белән тоттык, алар өметсезләнеп хәсрәтләнүчеләрдән булдылар. (44)