Бәлки аларның әүвәлдә яшереп эшләгән эшләре ахирәттә ачыкланыр. Әгәр алар дөньяга кире кайтарылсалар, әлбәттә, әүвәлдә Аллаһ тыйган көферлек вә азгынлык юлларына төшәр иделәр, әгәр дөньяга кире кайтарылсак, Коръән белән гамәл кылып, камил мөэмин булыр идек – дигән сүзләрендә, әлбәттә, ялганчылардыр. (28) Ул имансызлар, дөньяда яшәвебездән башка яшәү юк, үлгәннән соң терелүчеләрдән түгелбез, диләр. (29) Әгәр Аллаһу хозурында хөкем ителү өчен басып торганнарын күрсәң, шул вакытта Аллаһ әйтер: "Әйә! Үлгәннән соң терелү хак булмадымы?" – дип. Алар әйттеләр: "Бәлки, ий Раббыбыз, үлгәннән соң терелү хак булды", – дип. Инде аларга Аллаһ әйтер: "Алай булгач Коръәнне вә үлгәннән соң терелүне инкяр итүегез сәбәпле җәһәннәм ґәзабы татыгыз", – дип. (30) Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән бурычларны үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт килсә, шул вакытта әйттеләр: "Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга алданып, ахирәткә хәзерләнмәвебез сәбәпле", – дип. Алар гөнаһларын аркаларына йөкләп, Аллаһу хозурына килерләр. Әґәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән йөкләре нинди яман йөктер. (31) Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы? (32) Тәхкыйк беләбез кәферләрнең каршы сөйләгән сүзләре – сине борчыган, ләкин борчылма! Чөнки алар сине ялганчыга чыгара алмыйлар, вә ләкин залимнәр Аллаһ аятьләрен инкяр итәләр, җәзасын татырлар. (33) Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең аларга ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез имгәнче. Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. Тәхкыйк сиңа рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр Аллаһ ґәзабы белән һәлак булдылар. (34) Вә әгәр кәферләрнең исламнан баш тартулары сиңа авыр булса, әгәр җиргә тишек тишәргә вә күккә менәр өчен баскыч ясарга көчең җитсә – кәферләргә могҗиза күрсәтер идең. Ягъни җир астына төшеп вә күккә менеп могҗизалар күрсәтсәң дә, иман китерәчәк түгелләр. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, әлбәттә, аларның һәммәсендә. Коръән юлына җыяр иде, ләкин теләмәде. Син җаһилләрдән – наданнардан булмагыл! Ягъни Аллаһ күндермәгән кешеләрне туры юлга – ислам диненә күндерәм дип хыялланма һәм тырышма да, булмас. (35)