Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугърак – дип сора! Әлбәттә, "әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителде – сезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгым өчен", – дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирмимен", – дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен", – дип. (19) Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. Алар үзләрен хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр. (20) Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Залимнәр, шиксез, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар. (21) Кыямәт көнендә һәммәләрен дә хөкемгә җыярбыз, соңра әйтербез мөшрикләргә: "Аллаһуның тиңдәше бар дип низаглашкан илаһәгыз кайда, күрсәтегез", – дип. (22) Мөшкирләр хөкем ителгәндә: "Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда мөшрикләрдән булмадык", – дип үзләренең мөшриклекләрен инкяр итүләре үзләренә фетнә булыр – ягъни дөньяда киреләнеп мөшриклек белән мөбтәлә булдылар, ахирәттә шул гаепләрен инкяр итеп, ґәзаб өстенә – ґәзабны кәсеп итәрләр. (23) Карагыл! Ничек үз өсләренә ялган сөйлиләр ягъни Аллаһу хозурына баргач та хакны катлап-катлап инкяр итеп, үзләренең ялганчы икәнлекләрен үзләре ныгыталар. Аллаһуга ифтира кылып, Аллаһудан башканы илаһә тоткан нәрсәләре алардан бизде. (24) Алардан кайберләре синең сүзеңне тыңларлар, ләкин сүзнең төп мәгънәсенә төшенмәсләр, шул сәбәпле Аллаһ хөкемнәрен кабул итмәсләр. Соңра күңелләренә аңламаулык пәрдәсен кордык, аңламаслар, колакларына ишетмәүлек пәрдәсен кордык, хак сүзне ишетмәсләр. Әгәр алар Аллаһуның могҗизаларын күрсәләр, берсенә дә ышанмыйлар, бу Коръән әүвәлгеләрдән калган хикәяләрдән башка нәрсә түгел диюче кәферләр, хәтта яныңа килсәләр хакны инкяр итеп, ялганны яклап синең белән бәхәсләшәләр. (25) Ул динсезләр, исламны кабул итүдән, Коръән белән гамәл кылудан кешеләрне тыялар һәм үзләре дә Коръәннән бик ераклар. Алар бу эшләре белән аңламыйча, үзләрен генә һәлак итәләр, ләкин сизмиләр. (26) Әгәр аларның җәһәннәм уты эчендә тукталып, калганнарын күрсәң, бик әче хәсрәт белән әйтерләр: "Ий кәшки без дөньяга кире кайтарылсакчы, Раббыбызның аятьләрен инкяр итмәгән булсакмы һәм Коръән белән гамәл кылып камил мөэмин булган булсакмы", – дип. (27)