Ий Ягькуб балалары! Сугышып каныгызны түкмәгез, явызлык белән бер-берегезне йортларыгыздан чыгармагыз дип сездән ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Үзегез бу ґәһедне кабул иттегез һәм шәһәдәт бирдегез. (84) Ий, Ягькуб балалары! Ґәһедләрегезне бозып, бер-берегезне үтерәсез һәм үзегездән булган бер җәмәгатьне йортлардан куып чыгарасыз. Бу хәрам булган эшләрдә, шәригатькә хилаф юл һәм дошманлык белән залимнәргә ярдәм итәсез. Әгәр сезгә әсирләр килсә, аларны мал биреп азат итегез дип тә сездән ґәһед алдык. Мал биреп аларны азат итегез! Әмма гаепсез кешеләрне йортларыннан куып чыгару сезгә хәрам ителде. Сез Аллаһ китабының кайбер аятьләренә ышанып, кайбер аятьләрен инкяр итәсезме? Сезләрдән бу эшне эшләүчеләрнең җәзасы дөньяда хурлыкка төшүдер, ахирәттә ґәзабның катырагына кайтудыр. Аллаһ, сезнең кылган эшләрегездән гафил түгел. (85) Югарыда зекер ителгән кешеләр, ахирәтне дөньяга саттылар, ягъни дөньяны гына кәсеп итеп ахирәтткә кул селтәделәр. Аларга ахирәттә ґәзаб җиңеләйтелмәс, һәм аларга (86) Шиксез, Мусага Тәүратны бирдек һәм аның эзеннән башка пәйгамбәрләрне аңа иярттек, һәм Мәрьям угълы Гыйсага ислам динен өйрәтүче Инҗилне бирдек, һәм Гыйсаны Җәбраил фәрештә белән куәтләдек. Күңелләрегез сөймәгән гадел хөкемнәр белән сезгә пәйгамбәр килсә, тәкәбберләндегез, пәйгамбәрләрнең кайберләренә ышанмадыгыз, кайберләрен үтердегез. (Мисал: Зәкәрия һәм Яхъяны). (87) Яһүдләр мактанып әйттеләр: "Безнең күңелебез белем савыты", – дип. Аларның күңелләре белем савыты түгел, бәлки ахмаклык савытыдыр, шуның өчен хакны инкяр иттеләр. Аллаһ аларны көферлекләре өчен ләгънәт кылды. Инде алардан мөэминнәр әз булыр. (88)