Әгәр пәйгамбәрне фәрештәдән кылсак, әлбәттә, аны ир кыяфәтендә кылыр идек, алар кешеләр кигән киемне кияр иделәр. (9) Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр дә шулай мәсхәрә кылындылар, аларга да мәсхәрә кылганнары хәтле мәсхәрә ителергә, хөкем итенделәр, җәзасын алырлар. (10) Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган?" – дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне мәсхәрә кылып, төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, патша итәбез, күп мал бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга түбәндәге аять белән җавап бирде. (11) Әйт: "Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке", – дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар. (12) Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче. (13) Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген! (14) Әйт: "Әгәр мин бидеґәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын", – дип. (15) Хисаб көнендә берәүдән ґәзаб алынса – гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ рәхмәт кылды. Ул көндә ґәзабтан котылу – ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ирешүдер. (16) Әгәр Аллаһ, сиңа нинди булса да зарар ирештерсә, ул зарардан котылу өчен сиңа юл ачучы булмас, мәгәр Аллаһ үзе ачар, вә әгәр Аллаһ, сиңа хәерле эшне ирештерсә, әлбәттә, Аллаһ һәр эшкә кадир. (17) Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем йөртүче һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар. (18)