Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз – өстенлек табарсыз. (90) Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган – нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз! (91) Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез! һәм шайтан эше булган нәҗесләрдән сакланыгыз! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, яхшы белегез ки, расүлемезгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генә тиешле. (92) Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге гамәлләрне – яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя. (93) Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, кайберләрен кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә – күргән кеби курыккан кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, әлбәттә, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булыр. (94) Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе. (95)